САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әкиятне иң оста сөйләүче балалар ачыкланды

Хөрмәтле райондашлар, төркемдәшләр! Агымдагы елның 1 мартыннан без өч яшьтән алып 6 яшькә кадәрле балалар арасында «Балалар әкият сөйли» дип исемләнгән акция игълан иткән идек.

Акция шартлары буенча, балалар йорт хайваннары турында үзләре яраткан әкиятне сөйләп, видеоязмасын матбугат үзәгенә җибәрергә тиешләр иде. Бәйгегә җиде нәни дустыбыз кушылды. Без аларның язмаларын Сезнең игътибарга да тәкъдим итә бардык. Бүген – 7 июнь, Халыкара әкият көнендә без бәйгегә йомгак ясадык. Нәтиҗәдә иң оста әкият сөйләүче дип, район үзәгенең “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче өч яшьлек Тимур Хөсәенов танылды. Ул безгә сәнгатьле сөйләве, үзе сөйли торган әкият геройлары белән дустанә, җылы мөнәсәбәте белән ошады. Без тагын бер җиңүчебезне билгеләдек: – ул - район үзәгендәге “Лилия” бакчасына йөрүче дүрт яшьлек Ислам Шәмсемөхәммәтов.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, барлык балаларның сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев