Кайсы районда яшәү яхшырак? Районыбыз өчен тавыш бирик, дуслар

Билгеле булганча, төрле рейтинг агентлыклары вакыт-вакыт халыктан сораштырулар үткәрә һәм әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча, бәхетле һәм уңайлы тормыш өчен иң яхшы районнарны игълан итә. Әлбәттә, Казан тормыш сыйфаты, инфраструктура дәрәҗәсе, туризм һәм башка үсеше буенча рейтингларның югары баскычына керә.

Әмма Татарстанда бәхетле башкаладан тыш, Президент һәм федераль программалар ярдәмендә соңгы елларда нык үзгәргән шәһәрләр һәм районнар да бар. Матур яр буйлары, парклар һәм скверлар, бассейннар һәм стадионнар барлыкка килде, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтланды, ишегалларны төзекләндерү программасы старт алды. Авыл халкының хыяллары һәр районда тормышка аша, республика башка төбәкләрдән килгән кешеләр яшәргә һәм эшләргә, ял итәргә һәм күңел ачарга омтыла торган җирдә иң яхшы урынга әверелә. Татарстанлылар үз районнарында бәхет дәрәҗәсе буенча ни уйлый? Татарстанның кайсы районында яшәү яхшы? Моны ачыклау максатында үз районыгыз, паркларыгыз һәм скверларыгыз, үз юлларыгыз һәм мәктәпләрегез, үзегезнең хыялларыгыз һәм бәхетегез өчен тавыш бирегез! Ел ахырында нәтиҗәләр ясалачак! Тавышны түбәндәге  сылтама белән  бирергә була: http://protatarstan.ru/vote-region/. Әле­гә Сарман районы өчен  нибары 1682 кеше тавыш (8%) биргән.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    9 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте