САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №6 - Талипов Марат

Талипов Марат Рафис улы. Чураш авылы егете. 1987-1988 елларда Әфган сугышында катнашкан. Озак еллар Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы ЮХИДИ җитәкчесе булып эшләде.

Постта торам,Әфган чиген саклап, Тирә – ягым тау-таш арасы. Һиндикушны карталарда гына Күреп үскән Сарман баласы Метрга бер дөя чәнечкесе, Ятим агач үсә түбәндә, Ә болытлар, купшы башлык кебек, Тиеп йөзә минем түбәмә. “Духлар” бүген тыныч утыралар, Нинди план микән коралар? Сөйләшергә сүзләр,телләр булгач, Нигә кирәк икән кораллар? “Шуравилар”диләр алар безне, Һәркем башы монда бәяле. Кем кайтарыр үлгән дусларыма Үз анасы биргән бәяне? Әнкәй өчен без бит – дөнья хакы, “Духларның”да бардыр анасы. Кайтмый калган уллар өчен бердәй Сызлый булыр күңел ярасы. Уйлар – уйлар.Сакта торган чакта Киңәшче дә,дус та,юлдаш та, Тагын бер төн исән- аман узды, Менеп килә әнә алмаш та..... В.Хәйруллина( Талипова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев