САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белдерүләр

"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарын өйләрегезгә үзебез илтеп бирә алабыз, дуслар

1 сентябрьдә газета-журналларга, шул исәптән “Сарман” белән “Новый Сарман”га яздыру башланды.

Шуны да хәбәр итәбез: киләсе елдан “Сарман” газетасы атнага бер мәртәбә – җомга көнне 24 битле булып чыгачак. 12 бите үзебезнеке булса, 12 бите – “Атна вакыйгалары” кушымтасы. Бу почта хезмәтләре чыгымнарының тагын артуы белән бәйле. Әмма атнага бер тапкыр чыгу белән бәйле рәвештә, безнең газетага язылу бәясе элеккечә калачак. Почта аша язылган очракта, аерым кешеләр өчен – 699, оешмалар өчен 792 сум тәшкил итә. “Новый Сарман”га 441 сумга язылырга мөмкин. Ул дүрт битле булып чыга.
Альтернатив рәвештә дә язылырга була. Бу очракта газетага мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язылып, аны шуннан яисә үзәк базар янындагы “Фотоэксклюзив” салоныннан килеп аласы була. “Сарман”ның яртыеллык бәясе – 400, “Новый Сарман”ныкы – 350 сум.
Сарманда яшәүчеләргә газетаны без өйләренә дә илтеп бирә алабыз. Авылларда һәм Җәлил бистәсендә яшәүчеләр аны җирлектә урнашкан билгеле бер кибеттән үзләре килеп ала алалар. Ул очракта язылу бәясе кимрәк – “Сарман” нибары – 500, “Новый Сарман” 400 сум булачак.
Район яңалыкларыннан хәбәрдар буласыгыз килсә, “Сарман” һәм “Новый Сарман”га язылырга онытмагыз, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев