САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белдерүләр

Җәлил чыршысы утларын кабызды

Кичә Җәлил поселогында Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысы утларын кабызды.

Җәлиллеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләде. Тантанада район һәм поселок җитәкчеләре катнаштылар, җәлиллеләр белән аралаштылар. Убырлы карчык кебек әкият геройлары бәйрәмгә ямь өстәде. Тамашачыларга концерт номерлары тәкъдим ителде. Алар каршында Убырлы карчыкка ияреп килгән кечкенә пингвиннар да чыгыш ясадылар. Балалар өчен күмәк биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, алар шулай ук рәхәтләнеп тау шудылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X