САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанлыларга фермер продуктларын сату буенча “Туган як” проектын тәкъдим иттеләр

Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында матбугат конференциясе узды, ул «Туган як» бренды астында фермер продуктларын сату проектына багышланган иде.

«Безнең фермерлар – алар, үзләренең  җитештерү күләмнәрен  арттырып,  ышанычлы  рәвештә үсә  торган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре категориясен тәшкил  итәләр.   Исәпләүләр буенча,  ул  елга   115-118% көтелә.     21 млрд сумлык  продукция җитештереләчәк, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда    99 млрд сумлык  продукция җитештерелә.  Безнең  максат  -   фермерларга  үзләре  җитештергән  продукцияне  файдалы  шартларда  сатарга  ярдәм  итү», — дип,  билгеләп  үтте    Ришат Хәбипов,  матбугат  конференциясен башлап. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  һәр шимбәдә  уздырыла  торган  ярминкәләр   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  үзләренең  продукциясен сатуда  ярдәм  итү. Сату  урыннары түләүсез булганга  күрә,  транспорт чыгымнары  каплана, ә  сатып  алучылар  өчен  продукцияне   арзанрак  бәяләрдән сатып алу  мөмкинлеге  тәэмин  ителә.  Сатудан  кергән табышны  фермерлар  үзләре  ала,  ә    ритейлерлар  түгел.   Авыл  хуҗалыгы кооперациясе  дә җитештерелә  торган  продукциясе  эшкәртергә һәм сатарга  ярдәм  итә.    

Татарстан  фермерларына  ярдәм  итүнең  тагын  бер  баскычы  - «Туган як» - «Родной край»  проекты, ул  шәһәр халкына  үзләренең  йорты янында  ук    сыйфатлы  фермер продукциясен сатып  алырга  мөмкинлек  бирә.   

“Авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр үзәге” ДБУ директоры    Илнур Хәбибуллин аңлатып  китүенчә,    Компетенцияләр үзәге  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  эшләнгән «Туган Як»  («Родной край») социаль  проекты  кече  җитештерүчеләр  һәм  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  өчен  эре  шәһәрләрнең  ваклап  сату объектлары  катнашында  бердәм  партнерлык  мохитен  булдыру  юлы  белән  сату   инфраструктурасын  булдыруга  юнәлдерелә.  

«Бүгенге  көндә  Казан  шәһәренең  5  сәүдә  объекты  проект партнерлары  булдылар һәм  сәүдә  объектлары 100 кибеттән дә  артыграк  булган  Татарстан  Республикасының ике  сәүдә  челтәре  оешмасы  белән   килешү төзүгә  ирешелде.   Моңа    интернет-кибетләр  дә  керә,  мәсәлән,   Станция плантация. Алдан  заказ  биргәндә, лояльлек  картасы  буенча    15%ка кадәр ташлама алырга  мөмкин», - дип  аңлатты  “Авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр үзәге” ДБУ директоры  урынбасары    Ренат Мамаев.

 

Чара  азагында  барлык    журналистлар «Туган як»ның  махсус карталарын  алдылар һәм  хәзер  алар да  сыйфатлы  фермер продуктларын  кулай  бәяләрдән сатып ала алалар.  

Үз продукциясен  «Туган як» проекты  аша   сатарга  теләүче  фермерлар өчен  Компетенцияләр  үзәгеннән  консультацияләр  алу  мөмкинлеге  бар,  моның  өчен    Казан  шәһәре, Федосеев ур.,  36 йорт,  каб. 511 адресы буенча яисә  (843) 292-07-59 телефоны һәм   цкскрт.рф  сайты  аша  мөрәҗәгать  итәргә була. 

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев