САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татарстанлыларны Бакчачы көне белән котлый

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!

Бакчачылыкны  һәм яшелчәчелекне  үстерү  максатларында  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  2019 елның  11  июлендә түбәндәге  карарны  кабул  итте:    “Сентябрьнең  беренче  шимбәсен  Татарстан Республикасының  бәйрәм  көне – Бакчачы  көне итеп  билгеләргә”.    Быел бу  көн   7 сентябрьдә  билгеләп  үтелә.   

Татарстанда  900дән артык  коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  теркәлгән.    1 миллионнан  артык  граждан гомуми мәйданы  20 мең  гектар  булган  386 мең  бакча  кишәрлегеннән  файдалана.    

Бакчачы  көне  –   үзләренең  бакча һәм яшелчә  кишәрлекләреннән   уңыш үстереп  алучы,  туган  җирне һәм хезмәтне  яратучы кешеләр  бәйрәме  ул.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы бакчачыларга  ярдәм  итү   буенча  зур  тырышлык күрсәтә.    Республика  бюджетыннан  2017–2018 елларда  бакчачылар  проблемаларын  хәл  итүгә    1 миллиард сумнан артык  акча  бүлеп  бирелде,     52 скважина,  271 каты  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм чыгару  мәйданчыгы,    15 километрдан  артык суүткәргеч,  64 км  керү  юллары һәм  107 км электр  линиясе ремонтланды.  Бакчачылык  һәм яшелчәчелек  берләшмәләренең   инженерлык  инфраструктурасы  объектларын  ремонтлау  буенча  эшләр  дәвам  итә.  

Реклама

Министрлык   үз җирендә  уңыш  үстереп  алучыларның, үз балаларына һәм оныкларына  җиргә  хөрмәт  сеңдерүчеләрнең   барысына  да  олы  ихтирам белән карый. Сезгә нык  сәламәтлек,  гаилә  бәхете, имин  тормыш һәм     хезмәтегездән ямь-тәм табып,  шуның  рәхәтен күреп яшәвегезне  тели!  

Фото:http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1555062.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X