САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләре язгы ярминкәдә катнашалар

.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, март аеннан башлап, төбәгебездә, һәр атнаның шимбәсендә, бәяләр артуны тоткарлау өчен авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек таләп ителүче азык-төлек товарларын тормышка ашыру буенча ярминкәләр үтә.

Реклама

Аларда шулай ук Сарман районыннан да авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр катнашалар. Безнең район өчен өч көн бүленеп бирелде, аларның берсе бүгенгә – 9 апрельгә туры килә. Сарман авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләре үзләренең продукцияләрен Яр Чаллы шәһәренең «Төзүче» стадионы янындагы Тукай яр буенда сатачаклар. Шулай ук алар традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең соңгы көнендә – 23 апрельдә дә катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X