Районда чәчүнең 81 проценты тәмам
Районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Дүшәмбе көнне чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде.
Чәчү алдынгылары янында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев булдылар.
Үзебезнең илдә җитештерелгән тракторларда эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны «Сарман» агрофирмасыннан Илдар Зиннуров алды. Аның хезмәттәше Айдар Рәхимов икенче урында урнашты. Өченче урын «Нөркәй» агрофирмасыннан Нәсим Гыйльмановка бирелде.
Бишкөнлек нәтиҗәләре буенча чит ил тракторларында иң яхшы эшләүче булып «Җәлил» агрофирмасыннан Илнур Вәлиев танылды. «Сарман»нан Алмаз Хәсәнов аннан чак кына калышты. Өченче урын янәдән «Нөркәй»леләрдә иде: призлы өчлекне Галимҗан Гыйльфанов япты.
Язгы культуралар чәчүдә «Сарман»нан Дамир Гайнуллин тагын бер кат үзенең оста механизатор икәнлеген раслады. «Нөркәй» агрофирмасыннан Рудик Хәйретдинов белән Булат Исхаков икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Шикәр чөгендере чәчүдә дә «Сарман»лыларга бәхет елмайды – Ринат Сәгъдәтов хуҗалык данын лаеклы яклап чыкты. Калган ике призлы урын тагын «Нөркәй»леләрдә булды. Рамил Салихов белән Раил Миңнемөхәммәтовның тырышлыгы җитәкчелек игътибарыннан читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев