САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Нөркәй» агрофирмасы механизаторы 38 ел басу-кырларны иңли

Урып-җыю хакында сөйләшсәк, безнең күз алдына, гадәттә, комбайннар килеп баса. Ә бит басуларда үзйөрешле чапкычлар, ургычлар да бертуктаусыз эшлиләр. Алар бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны егу белән мәшгуль.

«Нөркәй» агрофирмасының тәҗрибәле механизаторы – чыгышы белән Сөлек авылыннан булган Сәлмән Шакиров та шушы эшләрне башкара. Ул 2010 елдан бирле «МакДон М150» үзйөрешле чапкычында хезмәт куя. Инде өч ел лаеклы ялда булуына карамастан, сайлап алган һөнәренә тугрылыклы ул.
- Егу эшләренә керешкәнче, комбайнда икмәк суктыра идем. 1984 елдан башлап комбайнда эшләдем. «Нива» белән «Дон»нардан да күбрәк нормо-смена үтәгән чаклар булды, - дип искә ала алдынгы игенче.
Аның безгә тагын нәрсәләр сөйләгәнен беләсегез килсә, район газетасының 19 август санын укырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев