Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга эшлекле сәфәр кылды

Аның барышында ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Иң элек Марат Готович муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Очрашу исә Вахитов җитештерү комплексының көзге бодай басуында булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин кыскача гына бүгенге көнгә кыр эшләренең торышы белән таныштырды.

 – 11000 гектарда пар җирләренә гәрчич чәчтек. Арпа чәчү- төгәлләнү алдында. 9300 гектарда планлаштырылган шикәр чөгендеренең  5300 гектары чәчелде. Бөртеклеләрне көнгә 3000 гектарда чәчү өчен техник мөмкинлекләребез бар, һава торышы гына әйбәт булсын, - диде ул.

Министр тукталган көзге бодай басуының торышына, анда башкарылган эшләргә югары бәя биреп, республикада шактый мәйданнарда уҗым культураларының зыян күрүен билгеләп үтте. Әлеге  җирләргә өстәмә чыгымнар һәм хезмәт таләп ителүен әйтеп, бу яктан районның мәшәкате кимрәк булачагын ассызыклады.

– Бүген районда кыр эшләре тулы куәтенә бара. Барлык техника кырда. Эшегезгә карата  бернинди дәгъва юк, - диде Марат Готович.- Сез республикада игенчелек культурасы алга киткән районнар рәтендә йөрисез. Матур эшләрегезне дәвам итегез. Узган елда 156 мең тонна ашлык җыелган икән, ел уңай килгәндә, 200 мең тоннасы да сезнең кулдан килә торган эш. Республиканы быел икмәкле итеп күрәсе килә. Анда сезнең өлеш зур буласына ышанам.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде