Шикәр чөгендере тапшыру дәвам итә
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә.
Механизаторлар көнбагыш, бөртеккә кукуруз суктыралар, шикәр чөгендере төяп озаталар. 165 гектардан алынган кукурузның һәр гектары уңышы уртача 51 центнер тәшкил итеп, барлыгы 842 тонна бөртек суктырылган. Көнбагышының һәр гектардан уртача 25 центнер уңышы чыга. Зәй шикәр заводына 240 мең тоннадан артык чимал озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев