САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында уракта катнашкан механизаторлар арасындагы бәйгегә йомгак ясадылар

Аның шарты буенча, ашлык суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчыга – 50 мең сум, игеннәрне теземнәргә салуда эшләгән иң алдынгы 50 механизаторга – 40 мең сум күләмендә премия тапшырылачак.

Бу премияләрдән тыш районнар күрсәткечләре буенча да тагын берничә  комбайнчы 30 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнәчәк (республика буенча – 200 кеше). Беренче төркемдә, ягъни 50шәр мең сум премия алучылар арасында районның 21 комбайнчысы бар. Район буенча исемлекне «Җәлил» агрофирмасыннан «Лексион-540» комбайнында 3622 тонна бөртек суктырган Руслан Кәлимуллин җитәкли.  Теземнәргә салуда эшләүчеләрдән «Нөркәй»дән Сәлмән Шакиров белән «Җәлил»дән Наил Кыямов бүләкләнәчәк. Район күрсәткечләре белән алты комбайнчы премия алачак.
Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама аша кереп танышырга була.

http://agro.tatarstan.ru/rus/peredoviki.htm

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев