САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда чәчү ахырына якынлаша

14 майга булган мәгълүматларга караганда, чәчү 85 процентка башкарылган.

Чәчү буенча үзебезнең илдә җитештерелгән тракторларда эшләүчеләр арасында бу юлы да алдынгылык дилбегәсе “Сарман” агрофирмасы механизаторлары кулында булды. Нияз Тимерҗанов янә беренчелекне алса, аның хезмәттәше Рөстәм Миңнегалиев өченче урынга чыкты. ”Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Шәйдуллинның хезмәт күрсәткече икенче урынга лаек итте. Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында алдынгылыкны “Нөркәй”леләр бирмиләр. Алар –  бу юлы да иң яхшылар исемлегендә. Галимҗан Гыйльфанов белән Айрат Гатиятуллин 1-2 урыннарны бүлештеләр. “Сарман” агрофирмасыннан Фәнүс Сәлахетдинов өченче урын өчен бүләк алды. Язгы культуралар чәчүдә дә «Нөркәй»леләр алда баралар. Назыйф Галиуллин, Илнур Гыйләҗев белән бергә “Җәлил” агрофирмасыннан Ленар Якупов бүләкләнделәр. Шикәр чөгендере чәчүдә бу атнада “Сарман”лылар алга чыктылар. Марс Гайнетдинов, Рәмдүс Фәретдиновка акчалата бүләк тапшырылды. “Җәлил”дән Сирин Байхуҗин өченче урын өчен бүләк алды. Агрофирмаларда чәчүне шушы көннәрдә төгәлләргә ниятлиләр. 14 майга булган мәгълүматларга караганда, 43 мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары инде җир куенына кертелгән, ягъни чәчүнең 85 проценты башкарылган, дигән сүз бу. Иртә чәчелә торган язгы культураларның, шулай ук чөгендер, көнбагыш басуларының хәзер тигез, матур булып тишелгәнен генә көтәсе калды. Аларда тулысынча эшләр төгәлләнде. 

Хәзерге вакытта бөртеккә һәм силоска кукуруза, орлыкка рапс чәчелә. Шул ук вакытта булачак уңышны тәрбияләү эшләре дә үтәлә. Уҗымнарны тамырга тукландыруны төгәлләү белән, арпага керештеләр. Бу эш 3800 гектарда башкарылса, 17,9 мең гектарда – уҗымнарны яфракка тукландыру, 32,5 мең гектар җир чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев