САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рантамак егете чәчүдә дә, чөгендер алуда да – алдынгылар рәтендә

Районда чәчү эшләре ахырына якынлашып килә.

Бөтен культуралар да чәчелеп бетте, диярлек. Явым-төшемнәр дә тотрыклырак булсалар, тагын да яхшырак булыр иде...
Яңгырлар көткән арада язгы кыр эшләре кампаниясенең чираттагы герое – Рантамак авылыннан Илнур Вәлиев белән танышып китик. Ул 2011 елдан бирле, ягъни 12 ел «Җәлил» агрофирмасында механизатор булып эшли.
– Гомумән, миңа техникада эшләү ошый. Сарман аграр көллиятендә белем алганда да, шушы агрофирмада практика үттем. Ошап китте, – дип, әлеге һөнәрдә беренче адымнарын искә алды ул.
Илнурның әтисе Булат Вәлиев «Җәлил» агрофирмасында агроном вазифаларын башкара. Туганнары арасында тормышларын авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйләүчеләр булуы да егетнең киләчәгенә йогынты ясый. Агрофирмага эшкә кергәч, ул New Holland 380 тракторына утыра. Шуннан бирле алар – аерылгысыз дуслар.
Тулырак язманы район газетасының 12 май саныннан укый алачаксыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X