САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: Милләткә авыз тутырып әйтә торган яңа татар җыры кирәк

16 декабрь көнне Казанда «Яңа татар җыры» бәйгесе тәкъдим ителде.

РТ Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Яңа татар җыры» конкурсын тәкъдим итү кичәсендә милләткә яңа җыр кирәклеген әйтте.

«Бик күп иҗади конкурслар бар. Әмма милләткә, халкыбызга авыз тутырып әйтә торган яңа татар жыры кирәк. Бу конкурста әле бик күп композиторлар, шагыйрьләр катнашыр. Ул чын мәгънәсендә зәвыклы җыр булыр, аның өметле булуына шигем юк. Киләсе елның көзенә искиткеч җырлар тыңларбыз дип ышанабыз», — диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, «Безнең халкыбыз өчен җыр күңел ачу гына түгел».

 

Бәйгенең башлангычында торган продюсер Рифат Фәттахов яңа җырны булдыру өчен композитор, шагыйрь, продюсер, аранжировщиклар чакырылганын әйтте. «Татар эстрадасының авырткан җире — сыйфатлы, затлы җырлар булмау. Димәк, безнең җырланачак җырлар алда әле. Конкурсның максаты — заманчалык белән беррәттән татар эстрадасын камилләштерү, киләчәк буынга бай мирас калдыру», — диде ул.

«Яңа татар җыры» ике номинациядә уздырыла: «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры». «Иң яхшы аранжировка» дигән номинация дә кертелергә мөмкин. Бәйгенең гомуми фонды — 1 миллион 300 мең сум. «Яңа татар җыры» конкурсы Татарстан Президенты ярдәме белән оештырыла.

Конкурска гаризалар 2020 елның 15 июленә кадәр кабул ителә

Фото:архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев