САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре дәвам итә

Районда өч агрофирмада да кыр эшләре дәвам итә.

18 июньгә барлыгы 335 тонна печән, 18300 тонна сенаж әзерләнде. Алар 500 һәм 3800 гектарда җыеп алындылар. 8700 гектарда чиста пар җирләре эшкәртелде. Бөҗәкләргә каршы – 25000 гектар, чүп үләннәренә каршы – 63300 гектар, авыруларга каршы 27500 гектар чәчүлек мәйданнары эшкәртелде.
Техника куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә
Узган җомгада, ягъни 14 июнь көнне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре басуларда терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техникада техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен һәм хезмәтне саклауның торышын тикшерде. Тикшерүләр барышында ачыкланганча, техника куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә, барлык техника аптечкалар, утсүндергечләр һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Шушында ук механизаторларга тагын бер кат инструктаж да үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев