Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны республиканың Мәгариф һәм фән министры...

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде.
Ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Алар сәүдә нокталары белән танышты.
«Бүген биредә барлык районнар катнаша. Халык төрле ассортименттагы авыл хуҗалыгы продуциясен сайлый ала», - диде Энгель Фәттахов.
"Безнең республика - үз мәнфәгатьләрен кайгыртырлык, без ел саен үзебез җитештергән продукция белән республика халкын гына түгел, аннан читтә яшәүчеләрне дә тәэмин итәбез", - дип өстәде Нәҗип Хаҗипов, игенчеләргә рәхмәтен белдереп.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында министр Энгель Фәттахов кызыклы һәм файдалы товарларның күплеге сөендерүе турында әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 май 2022 - 08:53
    Сарман ярминкәсеннән репортаж
  • 6 май 2022 - 08:47
    Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • Матурлыкка гашыйк остабикә
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр