Район мәдәният йорты агитбригадасы урып-җыю эшләренә үз өлешен кертә - җырлары, биюләре белән механизаторларны эшкә дәртләндерә.
Алар игенчеләр ял иткән арада чыгыш ясыйлар. Бүген дә "Сарман" агрофирмасы басуларында булып кайттылар. Соңгы елларда онытылып киткән бу матур традициянең яңартылуына басуда хезмәт куючылар бик шат.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз