Техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш, диде авыл хуҗалыгы министры.
Татарстан Республикасында 2018 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән арытк культиватор, 600 дән артык чәчү комплексы катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу хакта Республика Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән бергә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алейсей Песошин үткәргән.
Авыл хуҗалыгы министры тармакта техник әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Техника 1 апрельгә кадәр әзер булырга тиеш, һәм республикада чәчү агрегатларын ике атна эчендә әзерләп бетерү мөмкинлеге бар, диде министр.
“Техника комплексы 9-13 апрельдә кабул ителәчәк, - дип ачыклык кертте Марат Әхмәтов. – Киләсе видеоконференцияләрдә районнарның әзерлеге турында хисап булырга тиеш. Чәчү кампаниясенә кадәр айдан да азрак вакыт кала. Республика традиция буенча апрельнең икенче яртысында бөртеклеләрне чәчәргә керешәчәк”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз