САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманлыларның бәрәңгесе яхшы сакланган

    За­ман бе­лән бер­гә ке­ше­ләр­нең их­ты­яҗ­ла­ры да үз­гә­рә. Хә­зер ха­лык чит ил­ләр­дән кер­гән ба­нан, ман­да­рин­нар­ны үзе­без­дә үс­кән яшел­чә, җи­меш­ләр­гә ка­ра­ган­да күб­рәк ашый­дыр, мө­га­ен. Без бә­лә­кәй чак­лар­да­гы көл­дә пеш­кән бә­рәң­ге­ләр­не дә са­гы­нып сөй­ләр­гә ге­нә ка­ла бу­гай. Аның утын ягы­ла тор­ган мич­лә­ре дә бик си­рәк өй­ләр­дә ге­нә кал­ды бит ин­де. Бә­рәң­ге, ди­гән­нән, ул...

    За­ман бе­лән бер­гә ке­ше­ләр­нең их­ты­яҗ­ла­ры да үз­гә­рә. Хә­зер ха­лык чит ил­ләр­дән кер­гән ба­нан, ман­да­рин­нар­ны үзе­без­дә үс­кән яшел­чә, җи­меш­ләр­гә ка­ра­ган­да күб­рәк ашый­дыр, мө­га­ен. Без бә­лә­кәй чак­лар­да­гы көл­дә пеш­кән бә­рәң­ге­ләр­не дә са­гы­нып сөй­ләр­гә ге­нә ка­ла бу­гай. Аның утын ягы­ла тор­ган мич­лә­ре дә бик си­рәк өй­ләр­дә ге­нә кал­ды бит ин­де.

    Бә­рәң­ге, ди­гән­нән, ул был­тыр көз без­не та­гын ха­фа­га сал­ды - күп­ләр­не­ке ка­зып ал­мас бо­рын че­ре­де, кем­нәр­дер, кыш­ка кер­гән­че, ба­зын­нан че­рек бә­рәң­ге түк­те. Бү­ген дә бу те­ма ха­лык те­лен­нән төш­ми: хә­зер ин­де яз­да ка­ян алып утыр­тыр­быз ми­кән, ди­гән сүз­ләр ише­тел­гә­ли. Ашар­га ки­бет­тән әз-әз­ләп алып та то­рып бу­ла, утыр­тыр­га шак­тый ки­рәк. Әле аның бә­я­се дә бик тү­бән бул­мас, чөн­ки ки­бет­ләр­дә ин­де бү­ген үк ки­лог­рам­мын 25 сум­нан са­та­лар. Дө­рес, ра­йон үзә­ге­нең бер ки­бе­тен­дә мо­ңа ка­дәр ки­ло­сы 16 сум­нан бар иде, ди­де­ләр. Аны­сы да бе­теп кит­кән, һәм яңа пар­ти­я­се­нең бә­я­се ар­тып кайт­ма­вы­на ыша­ныч юк.

    Ә без­нең га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­ны бә­рәң­ге мәсь­ә­лә­се бор­чый­мы икән? Алар бе­лән шу­шы те­ма­га сөй­лә­шеп ал­дык.

    Ил­нур Са­ли­хов, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы:

    - Без­нең үзе­без­нең бә­рәң­ге әй­бәт сак­лан­ды, бе­рән-сә­рән ге­нә фи­тоф­то­роз бе­лән авыр­ган­на­ры (ха­лык­та, юеш че­рек, ди­ләр) кү­рен­гә­лә­де. Был­тыр ав­густ, сен­тябрь буе то­таш яу­ган яң­гыр­лар да сә­бәп­че бул­ды бә­рәң­ге авы­ру­ла­ры­на. Аның, бил­ге­ле, күб­рәк ир­тә өл­ге­реш­ле сорт­ла­ры че­ре­де. Чөн­ки алар 70-80 көн­дә өл­ге­рә, һәм ва­кы­тын­да, ди­мәк, ав­густ баш­ла­рын­да ук ка­зып алыр­га ки­рәк. Ә ул сен­тябрь аза­гы­на ка­дәр алын­мый ят­ты. Бә­рәң­ге­не хә­зер кул бе­лән утырт­мау да төр­ле сорт­лар­ның бу­та­лу­ы­на һәм ае­рым ка­зып алу мөм­кин­ле­ге бе­тү­гә ки­те­рә. Алар­ны исә бак­ча­да төр­ле урын­нар­да утыр­тыр­га, баз­га да ае­рып са­лыр­га ки­рәк. Шу­лай ук авы­ру­лар­га кар­шы пре­па­рат­лар кул­ла­ну, ка­зыр­га ат­на-ун көн ка­ла са­ба­гын ча­бып алу мө­һим. Соң­гы­сы бә­рәң­ге­нең ка­бы­гы ны­гу­га бу­лы­ша. Баз­га са­лыр­га да ашык­мас­ка, ябык би­на­да бе­раз то­тып, ара­лап са­лыр­га ки­рәк. Шу­шы га­ди ге­нә ка­гый­дә­ләр без икен­че ик­мәк дип атар­га кү­нек­кән азык­ның әй­бәт сак­ла­ну­ы­на яр­дәм итә.

    Ва­кыт тиз үтә, аны утыр­тыр чак та ки­леп җи­тәр. Авыл ке­ше­се бә­рәң­ге­сез тор­мый ба­ры­бер. Аны, һичь­ю­гы, ки­бет­тән алып бул­са да утыр­тыр­га мөм­кин. Әле яр­мин­кә­ләр дә уз­ды­рыл­мый һәм алар­да са­ту­да бә­рәң­ге бул­мый кал­мас.

    Гөл­наз Хә­би­бул­ли­на, Сар­ман авы­лы:

    - Бак­ча­ның ас­кы өле­шен­дә бә­рәң­ге һәр ел­ны күб­рәк, эре­рәк, кал­ган өле­шен­дә аз гы­на кай­тыш­рак бу­ла иде. Бы­ел бә­рәң­ге­нең са­ры­сын да, кы­зы­лын да утырт­тык. Уңыш бак­ча­ның ике өле­шен­дә дә ти­гез бул­ды, ди­яр­лек. Бә­рәң­ге күп чык­ты, эре бул­ды. Аны ал­гач та, баш­та ике ат­на га­раж­да тот­тык. Бер­ни­ка­дәр өле­ше че­ре­де. Со­ңын­нан ях­шы­лап ара­лап, иң әй­бәт­лә­рен ге­нә баз­га сал­дык. Өй ба­зын­да­гы бә­рәң­ге яңа ел­га ка­дәр җит­те, че­рек­лә­ре бик аз чык­ты. Ял­лар­да кар ба­зын­да­гы­сын да ка­ра­ган идек, че­рек­лә­ре бик кү­рен­ми.

    Зөл­фия Ав­за­лет­ди­но­ва, Сар­ман авы­лы:

    - Кы­зыл бә­рәң­ге утырт­кан идем. Әле хә­зер дә бар. Бер өле­ше че­ре­де. Ала­рын, чүп­ләп, таш­лый бар­дым. Утыр­тыр­га бә­рәң­ге эз­ли­се бу­ла. Тик сә­бә­бе - бә­рәң­ге че­рү­дә ге­нә тү­гел, аз­рак утырт­кан идем. Чөн­ки ба­ры­бер ор­лык­ны алыш­ты­рыр­га ки­рәк. Рес­пуб­ли­ка Хө­кү­мә­те ор­лык­лык бә­рәң­ге­се бул­ма­ган ке­ше­ләр­гә хәл­дән чы­гар­га яр­дәм итәр, дип уй­лыйм. Ко­ры­лык ел­ны, бә­рәң­ге уңы­шы бул­ма­гач, күп­ләп чит рес­пуб­ли­ка­дан кай­тарт­ты­лар бит. Бә­рәң­ге бул­ган як­лар бы­ел да бар­дыр, дип өмет­лә­нәм.

    Ләй­сән Мөх­ли­сул­ли­на, Яңа Имән авы­лы:

    - Уз­ган ел бә­рәң­ге­нең ор­лы­гын алыш­тыр­дык, ке­ше­дән алып, икен­че сорт­лы сар­гылт бә­рәң­ге утырт­тык. Аны казып ал­гач та, көн­нәр бе­раз су­ыт­кан­чы, га­раж­да тот­тык. Әл­лә ни че­ре­мә­де. Хә­зер дә бе­рән-сә­рән ге­нә че­ри. Шу­ны утыр­тыр­быз, дип то­рам.

    Тәс­ли­мә Ха­фи­зо­ва, Шәр­лә­рә­мә авы­лы:

    - Авыл­да, кы­зыл бә­рәң­ге че­ри, дип, көз­дән үк сөй­ләш­кән­нәр иде. Без үзе­без са­ры бә­рәң­ге утырт­тык, шу­лай да шак­тый че­ре­де һәм че­ри. Лә­кин ашар­га кал­мас­лык тү­гел. Улым да са­ры бә­рәң­ге утырт­ты. Аны­кы че­ре­ми. Ка­зан ар­тын­нан ту­ган­на­рым кил­гән иде. Бә­рәң­ге бик шәп бул­ды, ди­де­ләр.

    Сүз уңаеннан

    Узган елда район фермерлары 25 гектарда бәрәңге үстерделәр. Аның һәр гектарыннан 174 центнер уңыш алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: