САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманлылар III класс пестицидлар белән эш итәләр

    Яз җитү белән, басуларда игеннәрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы агулау башлана. Пестицидлар белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә кортларда химик токсикоз авыруы килеп чыга. Ә алар ояга чәчәк серкәсе, нектар белән керәләр һәм азык запасын агулыйлар. Нинди максатларда кулланылуына карап, химик препаратлар түбәндәге төркемнәргә бүленәләр: бөҗәкләргә каршы - инсектицидлар, талпаннарга...

    Яз җитү белән, басуларда игеннәрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы агулау башлана. Пестицидлар белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә кортларда химик токсикоз авыруы килеп чыга. Ә алар ояга чәчәк серкәсе, нектар белән керәләр һәм азык запасын агулыйлар.

    Нинди максатларда кулланылуына карап, химик препаратлар түбәндәге төркемнәргә бүленәләр: бөҗәкләргә каршы - инсектицидлар, талпаннарга каршы - акарицидлар, чүп үләннәренә каршы - гербицидлар. Кортлар өчен бигрәк тә инсектицидлар һәм гербицидлар куркыныч.

    Кортлар пестицидлар белән үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәртү вакыты, урыны турында умартачыларны кисәтмәгән, авыл хуҗалыгы культураларын көндез кортларның очу вакытында агулаган, кортлар өчен үтә куркыныч агулар кулланган, чүп үләннәренә каршы эшкәртеләсе участокта чәчәк аткан чүп үләннәренең күп булган яки химик эшкәртү үткәрү участогының баллы культураларга якын урнашкан (3-5 километр), эшкәртүне җил тизлеге секундына 5 метр булганда үткәргән очракта агуланалар.

    Пестицидлар кортлар өчен куркынычлылыклары буенча дүрт төргә бүленә: I класс - бик куркыныч, II класс - уртача, III класс - аз куркыныч, IV класс - практик яктан куркынчсыз диярлек. Бездә III класс - кортлар өчен аз куркынычлы пестицидлар кулланыла. Аларны кулланганда, түбәндәге регламент үтәлергә тиеш: үсемлекләрне эшкәртүне бик иртә, яисә кичен, кортларның очыш вакыты булмаганда үткәрергә, һава температурасы +15 градустан, җил тизлеге секундына 4-5 метрдан артмаска, кортлар өчен саклык зонасы 3-4 километрдан ким булмаска тиеш. Бал кортларын очырту 3-24 сәгатькә чикләнә. IV класс практик яктан куркынычсыз булса да, агу дару түгел. Бу төр пестицидларны кулланганда, кортлар өчен саклык зонасы 1-2 километр булырга, кортларны очырту 6-12 сәгатькә чикләнергә тиеш, температурада чикләү юк.

    Һәр төр агуның инструкциясендә экологик регламент күрсәтелә һәм аңа агрономнар игътибарлы булса иде.

    Бакчаларда кортлар агуланмасын өчен, куркынычсызрак пестицидлар - поликарбацин, топсин-М, мильбекс, каптан, купрозан, цинеб яки биопрепаратлар кулланырга тәкъдим ителә.

    Басуларны пестицидлар белән эшкәрткәндә, куркынычлылык классына карап, экологик регламентта күрсәтелгән вакытка кортларның очышы чикләнә.

    Пестицид сиптерү алдыннан бер тәүлек алдан оядан җылыту мендәрләре, холстик алына, ояга өстәмә магазин һәм 4-5 рам куела. Рамнар өстенә кортлар чыкмасын өчен, сирәк капчык киндере һәм планка белән кадакларга, ояның капкачын ябарга кирәк. Һава температурасы югары булганда, җилдән ышык булган яктан ояның капкачын 1,5-2 сантиметрга күтәрү зарур. Агу эләкмәсен өчен, очу тактасы күтәртеп куела. Кызу көннәрне оя түбәсен үлән, агач ботаклары белән күләгәлиләр. Кортларга су бирәләр, холстикны юешлиләр. Су ояда температураны төшерергә ярдәм итә. Кортларны изоляцияләгәндә, гаиләгә тәүлеккә 1,5 литрга кадәр су кирәк. Шулай ук сироп бирелә. Кортларны пешермәс өчен, төнгелеккә умарта авызын тулысынча ачалар. Ояда кортларны озак ябып тотмас өчен, пестицидларның токсин тарату вакытын белергә кирәк. Аның бер тәүлектән җиде тәүлеккә кадәр тәэсир итә торганнары бар. Башта 1-2 оя, агулану билгеләре булмаса, калганнары да ачыла.

    Үсемлекләрне эшкәртү планлы алып барылырга тиеш. 3-5 тәүлек алдан химик эшкәртү үткәреләсе урыннан 5-7 километр радиуста умарта тотучылар кисәтелергә тиеш. Бал кортларын агулауны булдырмау өчен, агротехник чаралар кулланыла. Моның өчен хуҗалыкларда басуларны агулау вакытында бал кортларына азык запасы - баллы культуралар булдыру кирәк. Хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар бу хакта да исләреннән чыгармасыннар иде.

    Пестицидлар белән агулану билгеләре

    Химик токсикоз булганда, кортлар аз хәрәкәтләнәләр, кәрәздән егылып төшәләр. Оя төбендә һәм очу тактасында күпләп үрмәлиләр, усал булалар, бүксәдән азыкларын чыгаралар, эчләре китә. Кортларның күпләп үлүе уыл туңуына һәм үлүенә китерә. Кортлар уылларны оядан чыгаралар. Диагнозны кортларның кинәт күпләп үлүенә һәм лаборатор анализга карап куеп була. Оядан проба алу һәм лабораториягә җибәрү ветеринария белгече белән бергә башкарыла. Умарталык комиссия тарафыннан тикшереп, карап чыгыла. Агулануга шик булган очракта 10 процент корт гаиләсеннән патологик материал алына. Тере һәм үлгән кортлар пичәтләнмәгән кәрәзле баллы рам, чаршын һәм яшел масса бер тәүлек эчендә ветеринар лабораториягә җибәрелә. Судта кортларның агулануын раслау өчен, шаһитлар биргән мәгълүматлар, язмача һәм башка дәлилләр, аудио- һәм видеоязмалар, экспертлар бәяләмәсе кирәк.

    Агуланган корт гаиләләренә беренче ярдәм

    Пестицидлар белән агуланган корт гаиләләреннән пичәтләнмәгән баллы, чаршынлы рамнарны алып, ояларны кысалар, җылыталар. Кортлар били алмаган уыллы рамнарны башка ояларга тараталар. Ояны кысканнан соң, 3-4 көн рәттән 1,5:1 исәбеннән апивитаминка препараты кушылган шикәр сиробы бирелә. Соңрак сәламәт гаиләләрдән алынган җитлеккән уыллар белән көчәйтәләр. Нәрсәләрне? Бушаган ояларны 5 процентлы селте белән юып, су белән йөгертәләр, паяльник белән яндыралар.

    Кортлар иминлегенә зыян китерүчеләргә административ, дисциплинар, җинаять җаваплылыгы каралган. Гражданнарның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә салынган зыян тулысынча кайтарылырга тиеш. Зыян күрүче килгән зыян һәм бозылган хоркукларын торгызуга киткән чыгымнарын да таләп итә ала. Моның өчен бал кортларының агулану фактын расларга кирәк.

    Розалия Фатыйхова, умартачылык буенча дәүләт инспекторы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: