САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман муниципаль районында урып-җыю комбайннарының техник караулары узды

    9 нчы 10 нчы июльдә Сарман муниципаль районында ашлык сугу комбайннарының 2018 елгы игеннәрне урып-жыюга әзерлеген кабул итү Һәм техник караулары узды.

     

    Бу чарада авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Агрокөч” АҖ белгечләре, баш агрономнар, баш инженерлар һәм агрофирмалар белгечләре катнашты.

    Техник караулар барашында һәр комбайнның техник халәте җентекле тикшерү үтте. Комбайннарның теркәү документлары, таныклыгын тиешле категориясе, аптечкалары, янгын сүндерү чараларына (кимендә бер комбайнга ике ут сүндерү чарасы) тикшерү вакытында аерым игътибар бирелде.

    Тикшерү комиссиясе комбайннарның хәзерлеген югары бәяләде.

    Альберт Салахов- Татарстан Республикасы техник күзәтчелегенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: