Республиканың иң яхшы комбайнчылары арасында безнекеләр дә бар.

Бүген Казанда Игенчеләр сараенда «Республиканың иң яхшы комбайнчысы-2017» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында безнең районның да сигез механизаторы бар. Бәйге шартларында каралганча, республиканың иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 200 механизаторы 100әр мең сумлык бүләккә лаек булды. Алар арасында районнан менә кемнәр бар: "Сарман" агрофирмасы комбайнчылары Ринат Сәгъдәтов, Дамир Гайнуллин, Хатип Хафизов,...

Бүген Казанда Игенчеләр сараенда «Республиканың иң яхшы комбайнчысы-2017» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында безнең районның да сигез механизаторы бар.

Бәйге шартларында каралганча, республиканың иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 200 механизаторы 100әр мең сумлык бүләккә лаек булды. Алар арасында районнан менә кемнәр бар: "Сарман" агрофирмасы комбайнчылары Ринат Сәгъдәтов, Дамир Гайнуллин, Хатип Хафизов, Данияр Кәлимуллин, Рамил Әһелтдинов, "Җәлил" агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин, Владислав Бигимов һәм Нөркәй" агрофирмасы механизаторы Сәлмән Шакиров. Җиңүчеләргә сертификатларны тантаналы шартларда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

материалны:Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.

фотоны җибәрде:Альберт Шарипов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде