Районда шикәр чөгендере ташу дәвам итә

Чираттагы җиде көн нәтиҗәләре буенча басуда чөгендер төяүдә эшләүче механизаторлар бүләкләнде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең маркетинг-җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов алдынгыларны тәбрикләп, сертификатлар тапшырдылар. Бу юлы беренче урынны "Нөркәй" агрофирмасыннан Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов алдылар. "Җәлил" агрофирмасының төягечтә эшләүче егетләре...

Чираттагы җиде көн нәтиҗәләре буенча басуда чөгендер төяүдә эшләүче механизаторлар бүләкләнде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең маркетинг-җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов алдынгыларны тәбрикләп, сертификатлар тапшырдылар. Бу юлы беренче урынны "Нөркәй" агрофирмасыннан Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов алдылар. "Җәлил" агрофирмасының төягечтә эшләүче егетләре Дамир Моратов белән Айрат Салихов икенче булдылар. Өченче урында - "Сарман"нан Ринат Илдарханов.

Бүгенге көнгә Зәй шикәр заводына агрофирмалардан барлыгы 347 885 тонна татлы тамыр озатылган. Көнгә районнан уртача 102 рейс ясала.

фото һәм материалны Альбина Сабирова әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде