Районда мал асраучылар Хөкүмәттә яклау табалар

Рес­пуб­ли­ка­ның Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы авыл­да мал ас­рау­чы ха­лык­ка яр­дәм йө­зен­нән төр­ле прог­рам­ма­лар тәкъ­дим итә, һәм алар Хө­кү­мәт­тә як­лау та­ба. Бы­ел шәх­си ху­җа­лык­та­гы һәр сы­ер­га - 3мең сум һәм һәр кә­җә­гә 1 мең сум исә­бен­нән яр­дәм күр­сә­те­лә­чә­ге ту­рын­да ин­де хә­бәр ит­кән идек. Та­на са­тып алыр­га яи­сә кеч­ке­нә сөт­че­лек фер­ма­сы...

Рес­пуб­ли­ка­ның Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы авыл­да мал ас­рау­чы ха­лык­ка яр­дәм йө­зен­нән төр­ле прог­рам­ма­лар тәкъ­дим итә, һәм алар Хө­кү­мәт­тә як­лау та­ба. Бы­ел шәх­си ху­җа­лык­та­гы һәр сы­ер­га - 3мең сум һәм һәр кә­җә­гә 1 мең сум исә­бен­нән яр­дәм күр­сә­те­лә­чә­ге ту­рын­да ин­де хә­бәр ит­кән идек. Та­на са­тып алыр­га яи­сә кеч­ке­нә сөт­че­лек фер­ма­сы бул­ды­рыр­га те­лә­гән­нәр­гә дә яр­дәм ку­лы су­зар­га әзер­ләр рес­пуб­ли­ка­да.

Мон­дый прог­рам­ма­лар ба­ры­сы да авыл хал­кын эш­ле итү, ит-сөт җи­теш­те­рү­не һәм шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә ха­лык­ның ке­рем­нә­рен арт­ты­ру­ны күз­дә то­тып ка­бул ите­лә.

- Аның бе­рен­че­се - са­тып ал­ган баш­мак та­на өчен 15 мең сум кү­лә­мен­дә суб­си­дия би­рү ту­рын­да, - ди ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се на­чаль­ни­гы Аль­берт Шә­ри­пов. - Ра­йон­га яр­дәм шәх­си ху­җа­лык­лар­да бы­ел­ның 1 ян­ва­ре­нә бул­ган сы­ер­лар са­ны­на про­пор­ци­о­наль рә­веш­тә күр­сә­те­лә. Без­нең ра­йон­да алар 2913 баш тәш­кил итә, суб­си­дия 1 мил­ли­он 425 мең сум бу­ла­чак. Авыл­лар­да та­на са­тып алыр­га те­ләү­че­ләр та­бы­лыр, дип уй­лыйм.

Ида­рә на­чаль­ни­гы әй­тү­ен­чә, суб­си­дия яр­дә­мен­дә биш та­на­га ка­дәр са­тып алыр­га бу­ла. Әм­ма аны би­рү­нең шарт­ла­ры да бар икән. Бе­рен­че­дән, са­тып ал­ган та­на­лар­ны биш ел дә­ва­мын­да су­яр­га да, са­тып җи­бә­рер­гә дә яра­мый. Икен­че­дән, суб­си­дия бер та­на­га 15 мең сум исә­бен­нән би­ре­лә, әм­ма та­на бә­я­се­нең яр­ты­сын­нан ар­тык бу­ла ал­мый. Та­гын бер шарт - та­на бы­ел һәм юри­дик зат­тан, ягъ­ни авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­сын­нан са­тып алын­ган бу­лыр­га ти­еш.

Суб­си­дия алу өчен авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты­на мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Ан­да га­ри­за язу фор­ма­ла­ры да бу­ла, нин­ди до­ку­мент­лар алып ки­лер­гә икә­нен дә аң­ла­та­лар. Га­ри­за­гыз ан­да ун көн эчен­дә ка­ра­лып, бе­леш­мә­ләр ту­ты­рып, авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нә тап­шы­ры­ла. Би­ре­дә егер­ме көн эчен­дә суб­си­дия би­рү-бир­мәү ту­рын­да ка­рар чы­га­ры­ла. Ул ти­еш­ле до­ку­мент­лар җи­теп бет­мә­сә яи­сә ли­мит бе­теп кит­сә, би­рел­мәс­кә мөм­кин. Шу­лай бул­гач, җә­һәт­рәк бу­лыр­га ки­рәк.

Прог­рам­ма­ның икен­че­се ми­ни-фер­ма­лар бул­ды­ру­чы­лар­га яр­дәм­не күз­дә то­та.

- Алар­га суб­си­дия 200 мең сум­га ка­дәр бу­ла­чак, - ди Аль­берт На­и­ле­вич. - Ул бер мәр­тә­бә һәм бер тө­зе­леш өчен би­ре­лә, ми­ни-фер­ма­ның сме­та бә­я­се­нең 70 про­цен­тын­нан ар­тык бу­ла ал­мый. Аны би­рү­нең дә шарт­ла­ры бар. Фер­ма 2015 ел­да тө­зел­гән яи­сә тө­зе­лә баш­лап, яр­ты эше тө­гәл­лән­гән бу­лыр­га ти­еш. Шу­лай ук ху­җа­лык­та ки­мен­дә өч баш са­вым сы­ер бу­лу шарт (ул ху­җа­лык ке­нә­гә­сен­дә кү­ре­нә). Ә ми­ни-фер­ма, суб­си­дия ал­ган­нан соң, бер ел эчен­дә саф­ка бас­ты­ры­лыр­га (тө­зе­леп бет­мә­гә­не) һәм яр­ты ел­дан сы­ер­лар бе­лән ту­ты­ры­лыр­га ти­еш. Ки­мен­дә си­гез са­вым сы­ер бу­лу шарт итеп ку­е­ла. Алар да, бе­рен­че прог­рам­ма­да­гы ке­бек, биш ел дә­ва­мын­да ки­ме­те­лер­гә ти­еш тү­гел. Га­ри­за­лар шу­лай ук авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се исе­ме­нә язы­ла. Ми­ни-фер­ма тө­зе­ле­ше­нә до­ку­мент­лар да бу­лу шарт. Ә тө­зе­ле­ше­нең нин­ди ста­ди­я­дә бу­лу­ын, урын­га чы­гып, ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­тын­да мах­сус бул­ды­рыл­ган ко­мис­сия ка­ра­я­чак.

Те­лә­ге һәм мөм­кин­ле­ге бул­ган һәр­кем авыл­да бо­лай да мал ас­рый. Ә мон­да әле та­на ал­саң, сы­ер­ла­рың­ны арт­тыр­саң, яр­дәм итә­без, дип то­ра­лар. Бу ике прог­рам­ма да кы­зык­тыр­гыч, ди­яр­гә ки­рәк. Ан­нан фай­да­ла­ныр­га гы­на ки­рәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша