САРМАН
  • Рус Тат
  • Район оешмалары яфраказык әзерләүдә катнашалар

    Ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да яф­ра­ка­зык әзер­ләү ба­ра. Бу эш­тә алар­га, элек­тән кил­гән га­дәт бу­ен­ча, оеш­ма­лар, уч­реж­де­ни­е­ләр дә яр­дәм­гә ки­лә. За­ма­на­лар үз­гә­реп, һәр тар­мак­ка нин­ди ге­нә яңа­лык­лар кер­мә­сен, тер­лек ас­рау­да нин­ди ге­нә яңа тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­ныл­ма­сын, мал­лар өчен се­бер­ке әзер­ләү га­дә­те яшә­вен дә­вам итә. Үзең бөр­тек­ләп әзер­лә­гән юкә, имән се­бер­ке­лә­ре­нә, әрем, куз­га­лак ке­бек да­ру...

    Ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да яф­ра­ка­зык әзер­ләү ба­ра. Бу эш­тә алар­га, элек­тән кил­гән га­дәт бу­ен­ча, оеш­ма­лар, уч­реж­де­ни­е­ләр дә яр­дәм­гә ки­лә.

    За­ма­на­лар үз­гә­реп, һәр тар­мак­ка нин­ди ге­нә яңа­лык­лар кер­мә­сен, тер­лек ас­рау­да нин­ди ге­нә яңа тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­ныл­ма­сын, мал­лар өчен се­бер­ке әзер­ләү га­дә­те яшә­вен дә­вам итә. Үзең бөр­тек­ләп әзер­лә­гән юкә, имән се­бер­ке­лә­ре­нә, әрем, куз­га­лак ке­бек да­ру үлән­нә­ре­нә җи­тә­ме соң?! Ал­дын­нан ан­дый нигъ­мәт­ләр өзел­мә­гән бо­зау, бә­рән­нәр чир­ләр­гә дә би­реш­ми. Әби-бабаларыбыз белми эшләмәгән инде.

    - Яф­ра­ка­зык әзер­ләү ва­кы­ты кер­де ин­де, - ди ра­йон ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы Аль­берт Шә­ри­пов. - Ра­йон бу­ен­ча 4694 цент­нер яф­ра­ка­зык, 400 цент­нер да­ру үлән­нә­ре әзер­ләр­гә ки­рәк. Без да­ру үлән­нә­рен, ва­кы­ты­на ка­рап, яз­да ук әзер­ли баш­ла­дык. Хә­зер ба­ка яф­ра­гы, үги ана яф­ра­гы, су­кыр кы­чыт­кан, гөл­бад­ран, ачы һәм ка­ра әрем, баш­ка үлән­нәр җы­е­ла, се­бер­ке әзер­лә­нә. Алар­ны әзер­ләү та­ләп­лә­рен авыл ке­ше­се ях­шы бе­лә: се­бер­ке­ләр ике-өч ки­лог­рамм­лы итеп, нә­зек бо­так­лар­дан гы­на яса­ла, җи­ләс кү­лә­гә урын­нар­да кип­те­ре­лә. Аның өчен юкә, имән ге­нә тү­гел, ми­ләш, ка­ен, усак, зи­рек, чик­лә­век ку­а­гы бо­так­ла­ры да ярый.

    Бер­ләш­мә кол­лек­ти­вы, баш­ка­лар­га үр­нәк тә күр­сә­тер­без, дип, бе­рен­че­ләр­дән бу­лып яф­ра­ка­зык әзер­ләү­гә чык­ты. Алдыбызда өч тон­на се­бер­ке, бер тон­на да­ру үлән­нә­ре җыю бурычы тора. Бу ат­на­да та­гын өмә ясар­га әзер­лә­неп то­ра­быз. Баш­ка оеш­ма­лар, уч­реж­де­ни­е­ләр дә бу эш­тә ак­тив кат­на­шыр­лар дип ыша­на­быз. Алар ае­рым авыл җир­лек­лә­ре­нә бер­ке­тел­гән. Ә алар­га, үз чи­ра­тын­да, яф­ра­ка­зык һәм да­ру үлән­нә­ре әзер­ләү­нең ра­йон баш­лы­гы та­ра­фын­нан рас­лан­ган нор­ма­ла­ры җит­ке­рел­де.

    Без­нең "Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге"­нә дә 15 цент­нер яф­ра­ка­зык әзер­ләү "йөк­лә­мә­се" җит­ке­рел­де. Бе­роч­тан бер­ни­чә ку­ян­ның ко­йры­гын то­тып - се­бер­ке җы­еп, та­би­гать ма­тур­лы­гы бе­лән хо­зур­ла­нып, урман һәм болын һа­васы су­лап, уңай ки­че­реш­ләр туп­лап кай­та­сы бу­лыр ин­де.

    Сүз уңаеннан

    Ра­йон бу­ен­ча 4694 цент­нер - яф­ра­ка­зык, 400 цент­нер да­ру үлән­нә­ре әзер­ләү план­лаш­ты­ры­ла. 17 нче июнь­гә 17 тонна яф­ра­ка­зык әзер­лән­де.

    Шулай ук укыгыз:

    Районда терлекләр өчен яфраказык әзерләнә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: