Район авыл җирлекләрендә техник караулар башлана

19 майдан Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башлана. Үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар үткәрүнең төп үзенчәлекләре: - заводтан эшләп чыгарылуына бер елдан артмаган һәм моңарчы файдаланылмаган яңа машиналарга техник караулар, аларның номерларын чагыштырып, техник торышын тикшермичә генә үткәрелә. Алга таба алар һәр елны...

19 майдан Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башлана.

Үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар үткәрүнең төп үзенчәлекләре:

- заводтан эшләп чыгарылуына бер елдан артмаган һәм моңарчы файдаланылмаган яңа машиналарга техник караулар, аларның номерларын чагыштырып, техник торышын тикшермичә генә үткәрелә. Алга таба алар һәр елны техник карауга куелалар. Техник караулар, машинаның кайда теркәлгән булуына карамастан, дәүләт техник күзәтчелеге органы урнашкан җирдә башкарыла;

- хәзер, әгәр машина куркынычсызлык тәләпләренә тулысынча җавап бирә дип табылса, талон урынына техник карау үткәнлек турында таныклык биреләчәк. Әгәр дә машина куркынычсызлык тәләпләренең берәрсенә җавап бирми икән, ул чакта техник карау үткәнлеккә акт бирелә һәм егерме көн эчендә кабат техник караулар уздырыла. Бу вакытта машинаның актта күрсәтелгән параметрлары гына тикшерелә.

Техник карауларга түбәндәге документлар таләп ителә:

- шәхесне раслаучы документ (әгәр техниканы икенче кеше күрсәтсә, хуҗасының ышаныч язуын алып килә);

- тракторчы-машинист таныклыгы;

- машинаны теркәлү турында таныклык;

- ОСАГО иминият полисы;

- техник карау үткәнлеккә таныклык алу өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция.

Районның авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар уздыруның графигы булдырылды.

Альберт Сәлахов, Сарман районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчесе.

График 1

График 2

График 3

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • Матурлыкка гашыйк остабикә