САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманлылар ит һәм сөт продуктларына кагылышлы регламентка төрле карашта

    1 май­дан авыл ке­ше­се­нең, тө­гәл­рә­ге, ит-сөт бе­лән са­ту итәр­гә те­ләү­че­ләр­нең мә­шә­кать­лә­ре ар­тыр­га то­ра: шу­шы да­та­дан ит һәм сөт про­дукт­ла­ры­ның кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ту­рын­да­гы тех­ник рег­ла­мент­лар үз көч­лә­ре­нә ке­рә. Алар­ны Ев­ра­зия икъ­ти­са­ди ко­мис­си­я­се рас­ла­ды. Әле­ге ко­мис­си­я­нең ка­рар­ла­ры Та­мож­ня бер­ле­ге ил­лә­ре тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә мәҗ­бү­ри үтә­лер­гә ти­еш. Ә без, бел­гә­не­без­чә, шул бер­лек­тә. Бу тех­ник рег­ла­мент­лар нәр­сә­ләр­не...

    1 май­дан авыл ке­ше­се­нең, тө­гәл­рә­ге, ит-сөт бе­лән са­ту итәр­гә те­ләү­че­ләр­нең мә­шә­кать­лә­ре ар­тыр­га то­ра: шу­шы да­та­дан ит һәм сөт про­дукт­ла­ры­ның кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ту­рын­да­гы тех­ник рег­ла­мент­лар үз көч­лә­ре­нә ке­рә. Алар­ны Ев­ра­зия икъ­ти­са­ди ко­мис­си­я­се рас­ла­ды.

    Әле­ге ко­мис­си­я­нең ка­рар­ла­ры Та­мож­ня бер­ле­ге ил­лә­ре тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә мәҗ­бү­ри үтә­лер­гә ти­еш. Ә без, бел­гә­не­без­чә, шул бер­лек­тә.

    Бу тех­ник рег­ла­мент­лар нәр­сә­ләр­не күз­дә то­та соң? Алар­ның бе­рен­че­се сөт һәм сөт про­дук­ци­я­се­нең кур­кы­ныч­сыз­лы­гы­на ка­гы­ла. Ягъ­ни са­ту­га чы­га тор­ган сөт һәм сөт өс­те (слив­ки) ве­те­ри­на­рия-са­ни­та­рия тик­ше­рүе үтәр­гә - һәр пар­тия про­дук­ци­я­нең ве­те­ри­на­рия сер­ти­фи­ка­ты бу­лыр­га ти­еш. Әгәр апа-әби­ләр сөт, кай­мак­ла­рын (кай­на­тыл­ма­ган, эш­кәр­тел­мә­гән сөт) ба­зар­га алып чы­гып са­тар­га те­ли­ләр икән, алар са­тып алу­чы­га бу ри­зык­лар­ның кем ху­җа­лы­гын­да (ад­ре­сын әй­теп), кай­чан җи­теш­те­ре­лү­ен, сөт­не кай­нат­кан­нан соң гы­на эчәр­гә ки­рәк­ле­ген әй­теп ке­нә кал­мый­ча, алар­ның кур­кы­ныч­сыз икә­нен дә рас­лар­га, ягъ­ни ве­те­ри­на­рия-са­ни­та­рия тик­ше­рүе үт­кән­лек ту­рын­да бе­леш­мә күр­сә­тер­гә ти­еш бу­ла­лар. Сүз дә юк, са­ту­га сый­фат­лы, сә­ла­мәт­лек өчен кур­кы­ныч­сыз азык-тө­лек чы­гар­га ти­еш. Тик язын-кө­зен мал­лар­ны тик­ше­реп, при­вив­ка­ла­рын ясап то­ра­лар ич. Сө­тен-ма­ен са­ту­чы­ның сы­е­ры сә­ла­мәт бу­лу ту­рын­да бе­леш­мә­се дә бар. Ә яңа рег­ла­мент­лар га­мәл­гә кер­гәч, чәй­лек сөт алып кер­гән күр­ше­сен­нән икен­че­се, ахи­рәт, сө­те­ңә сер­ти­фи­ка­тың бар­мы, дип со­ра­ма­са ярый ин­де.

    Тех­ник рег­ла­мент­лар­ның икен­че­се ит һәм ит про­дукт­ла­ры­на ка­гы­ла. Алар­ның да, сөт ри­зык­ла­ры­ны­кы ке­бек үк, ве­те­ри­на­рия сер­ти­фи­кат­ла­ры бу­луы мәҗ­бү­ри. Алай гы­на тү­гел, са­тар­га тә­га­ен­ла­ган ма­лын авыл ке­ше­се үз иха­та­сын­да суя ал­ма­я­чак. Су­гым эш­лә­ре мах­сус җи­һаз­лан­ды­рыл­ган урын­нар­да баш­ка­ры­лыр­га һәм ул урын­нар дәү­ләт тер­кә­ве үтәр­гә ти­еш бу­ла­лар.

    Әле­ге рег­ла­мент­та ни­ләр бу­луы бе­лән кы­зык­сы­нып, Ин­тер­нет­тан эз­ләп тап­тык. Ил­ле бит­кә якын­лык бу до­ку­мент­та­гы су­гым уры­ны­на та­ләп­ләр­не өй­рә­нер өчен ге­нә дә (ике метр­дан да тә­бә­нәк бул­ма­ган кой­ма бе­лән әй­лән­де­реп алын­ган су­гым ал­ды тер­ри­то­ри­я­се, ти­гез ка­ты өс­лек, мал алып кил­гән тех­ни­ка­ны кер­гән­дә һәм чык­кан­да де­зин­фек­ци­я­ләү юл­ла­рын­нан баш­лап, би­на­да­гы тә­рә­зә­ләр­нең ел­га ни­чә мәр­тә­бә юы­лыр­га ти­еш­ле­ге­нә ка­дәр тәф­сил­ләп языл­ган) күп­ме ва­кыт ки­рәк. Хә­ер, аны­сы га­ди ке­ше­гә ки­рәк тә тү­гел­дер. Ул итен са­тар­га дип су­я­сы ма­лын кая алып ба­ра­сын бел­сә, шул җи­тә. Ә үзең өчен суя тор­ган мал­га бу рег­ла­мент та­ләп­лә­ре ка­гыл­мый.

    Ба­шы-ая­гы бе­лән тер­лек ас­рау­га чум­ган­нар бу рег­ла­мент­лар ту­рын­да бе­лә ин­де.

    - Га­зе­та­дан да укы­ган идем, ве­те­ри­на­рия хез­мәт­кәр­лә­ре дә ки­сәт­те­ләр, - ди На­рат Ас­ты авы­лын­да га­и­лә фер­ма­сы то­ту­чы Ва­лен­ти­на Се­ме­но­ва. - Бү­ген без утыз сы­ер са­ва­быз, сө­тен сөт җы­ю­чы­лар ки­леп алып ки­тә­ләр. Са­та­сы мал­лар­ны да те­ре үл­чәү­дә җи­бә­рә­без. Бар­лык до­ку­мент­лар да тәр­тип­тә, рег­ла­мент кер­тү­лә­ре без­нең өчен әл­лә ни мә­шә­кать ту­ды­рыр, дип уй­ла­мыйм.

    Ба­зар­да әле­ге төр про­дук­ция бе­лән са­ту итү­че­ләр, шу­лай ук са­тып алу­чы­лар­ның да бу хак­та­гы фи­кер­лә­рен бе­лү өчен, җом­га көн­не ан­нан да әй­лән­дек. Исем­нә­ре­нең сер бу­лып ка­лу­ын со­ра­ган фер­мер­лар бо­лай ди­де­ләр:

    - Бу ту­ры­да "бө­тен дөнь­я" шау­лый бит ин­де. Аның са­тар өчен сер­ти­фи­ка­тын алу - яңа­лык тү­гел, без бо­лай да ве­те­ри­на­рия тик­ше­рүе уз­дыр­мый­ча са­та ал­мый­быз (рөх­сәт язу­ын күр­сәт­те­ләр). Ит­не бү­ген са­тып бе­те­рә ал­ма­сак, ир­тә­гә­гә яңа­дан тик­шерт­те­реп чы­га­быз. Ә ме­нә 4-5 цент­нер­лы үгез­не су­яр­га алып ба­ру өчен мәҗ­бү­ри­ләп ма­ши­на­га мен­ге­зү (мен­ге­зә ал­саң ярый), күп­ме ерак­лык­ка алып ба­ру, ул мәй­дан­чык­та­гы про­це­ду­ра­лар мал­га ст­ресс би­рә һәм аның ин­де ите­нең тә­ме дә икен­че, ка­ты­рак та бу­ла. Бел­геч­ләр хәт­та мал янын­да аны сую ту­рын­да уй­лар­га да яра­мый, ди­ләр. Ул мәй­дан­чык­ка алып ба­ру чы­гым­на­рын да исәп­ләр­гә ки­рәк әле.

    - Бил­ге­ле, шак­тый мә­шә­кать өс­тә­лә­чәк, - ди Юл­ти­мер­дән фер­мер­лык бе­лән шө­гыль­лә­нү­че Ми­ләү­шә Әш­ра­фул­ли­на да. - Әле ул сую мәй­дан­чык­ла­ры­ның кай­да бу­ла­сы да бил­ге­сез, бәл­ки, авыл­дан бик ерак бу­лыр. Без­нең 193 гек­тар җи­ре­без бар, мө­гез­ле эре тер­лек тә, дуң­гыз­лар да ас­рый­быз. Сөт­не аны җыю бе­лән шө­гыль­лә­нү­че Ра­мил Гый­ба­дул­лин­га тап­шы­ра­быз, ит­не ме­нә шу­шы­лай са­ту­га да алып чы­га­быз. Ә рег­ла­мент үз­лә­рен­нән арт­кан сөт­не са­ту­чы апа-әби­ләр өчен ку­а­ныч­лы хә­бәр тү­гел ин­де ул.

    Сөт са­ту­чы, алу­чы апа-әби­ләр әле бу яңа­лык­ны ишет­мә­гән дә бул­ган­нар.

    - Без­нең сы­ер­ның "пас­пор­ты" бар бит, ан­да бар­лык, тик­ше­рү­ләр, при­вив­ка­лар язы­лып ба­ра. Сә­ла­мәт сы­ер­ның сө­те сый­фат­сыз бу­ла ал­мый, - ди Ләй­сән апа. - Ве­те­ри­на­рия хез­мәт­кәр­лә­ре ба­зар­га тик­ше­рү бе­лән кер­сә­ләр, шу­ны со­рый­лар. Авыл ке­ше­сен тик­ше­рә­се юк аны, әнә ки­бет­тә­ге сый­фат­сыз то­вар­лар­ны тик­шер­сен­нәр.

    - Ба­зар­да йөр­мә­гез, ди­ю­лә­ре­дер ин­де, - дип сүз­гә ку­шы­ла Гө­лү­сә апа. - Без күп­ме ге­нә әй­бер са­та­быз ин­де. Бо­лай бул­са, ки­рәк ке­ше өй­дән ки­леп алыр әле. Сө­те­без әй­бәт, бө­тен ке­ше бе­лә.

    Са­тып алу­чы­лар да бе­теп тор­мый бу апа-әби­ләр кы­рын­да. Күп­ләр, све­жий да, тәм­ле дә, дип, сө­тен-кай­ма­гын, эрем­че­ген алар­дан ала. Ан­нан, ки­бет­тән лит­рын кы­рык сум­га ал­саң, ба­зар апа­ла­ры аның литр яры­мын шул бә­я­гә би­рә­ләр.

    - Бел­гән ке­ше­ләр­дән ала­быз, - ди са­тып алу­чы Кә­ри­мә апа. - Үз­лә­ре дә шу­ны эчә­ләр бит, алар­дан ни­чек до­ку­мент со­рый­сың ин­де. Ат­на бу­е­на да әче­ми сөт­лә­ре, ә ки­бет­не­ке ике көн­дә әчеп чы­га.

    Ба­зар хәл­лә­ре шун­дый­рак. Ә рег­ла­мент­лар га­мәл­гә кер­гәч, алар ни­чек үз­гә­рер, ка­ра­быз та­гын.

    Бел­геч сү­зе

    Әл­фия Миң­нәх­мә­то­ва, ра­йон ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры:

    - Рег­ла­мент­лар үз кө­че­нә кер­гәч, эш­кәр­тү предп­ри­я­ти­е­лә­ре­нә тап­шы­ры­ла тор­ган сөт­кә дек­ла­ра­ция ки­рәк бул­ма­я­чак. Ә эш­кәр­тел­ми­чә са­ту­га чы­га­ры­ла тор­ган сөт­нең, ягъ­ни ба­зар­да шәх­си ху­җа­лык­лар­дан алып ки­леп са­ты­ла тор­га­ны­ның ве­те­ри­на­рия-са­ни­та­рия тик­ше­рүе үт­кән­ле­ге ту­рын­да до­ку­мен­ты бу­лыр­га ти­еш.

    Сөт җи­теш­те­рү һәм эш­кәр­тү бе­лән шө­гыль­лә­нү­че предп­ри­я­ти­е­ләр, сөт за­вод­ла­ры дәү­ләт тер­кә­ве үтә­ләр.

    Ит һәм ит про­дукт­ла­ры­ның кур­кы­ныч­сыз­лы­гы­на ка­гы­лыш­лы рег­ла­мент шу­лай ук са­ту­га чы­га­ры­лу­чы про­дукт­лар­ның ве­те­ри­на­рия-са­ни­та­рия тик­ше­рүе үтү­ен һәм там­га­ла­ну­ын та­ләп итә. Мал­ны ча­лу дәү­ләт тер­кә­ве үт­кән, мах­сус җи­һаз­лан­ды­рыл­ган объ­ект­та баш­ка­ры­ла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: