"Җәлил" агрофирмасында чөгендер алуга керештеләр

Бүген "Җәлил" агрофирмасында чөгендер алуга керештеләр. Беренче уңыш аның "Крокодил" сортлысы игелгән басудан алынды. Без барганда, агрофирма директоры Эдвард Төхбәтуллин басуда, эш барышын күзәтә иде. 3 агрегат - "РОПА-Тигр" берөзлексез, чиратлашып, чөгендерне ала торалар, күчләргә өя баралар. Агрофирма агрономы Рафис Кашапов сүзләренә караганда, бер тамыразык авырлыгы уртача 520 грамм килә,...

Бүген "Җәлил" агрофирмасында чөгендер алуга керештеләр. Беренче уңыш аның "Крокодил" сортлысы игелгән басудан алынды. Без барганда, агрофирма директоры Эдвард Төхбәтуллин басуда, эш барышын күзәтә иде. 3 агрегат - "РОПА-Тигр" берөзлексез, чиратлашып, чөгендерне ала торалар, күчләргә өя баралар. Агрофирма агрономы Рафис Кашапов сүзләренә караганда, бер тамыразык авырлыгы уртача 520 грамм килә, гектарыннан уртача 336 центнер уңыш көтелә. Зәй шикәр заводы белгечләре һәр унбиш көн саен килеп, шикәрлекне тикшереп торалар. Ул уртача 13, 9 процент тәшкил итә, ягъни бу - әлегә, якынча прогноз буенча, гектарына 4,7 тонна шикәр, дигән сүз. 3059 гектарда барлыгы 7 төрле сорт чөгендер үсә. Басулар барысы да - бер массивта. Һава шартлары яхшы торып, техника төзек булса, бер агрегатның көненә 20 гектарда эшләвен исәпләгәндә, барлык уңышны 50 көн эчендә алып бетерергә исәпләп торалар хезмәтчәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша