САРМАН
  • Рус Тат
  • Киләчәккә барышлый

    Аягында нык тора "Узган елгы һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен уңай булды", - дип башлады үзенең чыгышын "Сарман" агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов. Агрофирмада 495 кеше хезмәт куя. Бу узган еллар белән чагыштырганда азрак. Хезмәтчәннәрнең саны кимү авыл хуҗалыгына автоматлаштыру чараларының һаман да ныграк үтеп керүе белән бәйле. Агрофирма хезмәтчәннәре барлыгы...

    Аягында нык тора
    "Узган елгы һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен уңай булды", - дип башлады үзенең чыгышын "Сарман" агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов. Агрофирмада 495 кеше хезмәт куя. Бу узган еллар белән чагыштырганда азрак. Хезмәтчәннәрнең саны кимү авыл хуҗалыгына автоматлаштыру чараларының һаман да ныграк үтеп керүе белән бәйле.
    Агрофирма хезмәтчәннәре барлыгы 29 мең гектардан артык мәйданда эш башкарганнар. Урып-җыю вакытында хуҗалык кырларын 22 комбайн иңли. Барлыгы 505 миллион сум керем алынган. "Бу күрсәткеч узган еллардагыдан артыграк", - дип билгеләп үтте җитәкче. 515 миллион сум тирәсе кредитның 100 миллионга якыны капланган.
    Агрофирма басуларында чөгендер, рапс, күпьеллык культуралар, бөртеклеләрдән бодай, арыш, арпа, борчак үстерелә. Бөртеклеләр 16 мең гектарга якын мәйданда игелгән. Алардан 46 мең тонна уңыш алынган. Элеваторга 38 мең тонна икмәк озатылган. Узган ел чөгендер игү дә табышлы булган - гектарыннан 369 центнер уңыш алынган. Бу - агрофирмалар арасында иң югарысы.
    Агрофирмада терлекчелеккә дә зур игътибар бирелә. 2008 нче елда 3000 баш мөгезле терлек булса, хәзер - 4600. Аларның 1800 е - савым сыерлар. Терлекчелектән 102 миллион сум керем алынган.
    Узган елда ТР Президенты авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр алдына югары сортлы сөт җитештерү һәм сату бурычы куйган иде. Агрофирмада бүгенге көндә сөт яхшы сыйфат белән сатыла.
    Хуҗалык хезмәтчәннәренә ел буена 62 миллион сум хезмәт хакы исәпләнгән. Ноябрь ае өчен тулысынча, декабрь аена өлешчә исәп-хисап ясалган. Агрофирмага кергән авылларда күмәк хуҗалыкта күп еллар буе тырыш хезмәт куйган, колхозның, республиканың атказанган колхозчысы исеменә лаек булган кешеләр, бер Ленин ордены кавалеры яши. Алар белән дә тиешле исәп-хисап ясалган.
    Р.Хәбетдинов алда торган бурычларга, хәл итәсе мәсьәләләргә дә тукталды. Агрофирма амбарлары тузган. Тик Тукай районы территориясендә сафка бастырылган үзәкләштерелгән орлык заводы бу проблеманы хәл итәргә тиеш. "Авыл хуҗалыгы белгечләре җитми, сыер савучылар, механизаторлар кирәк", - дип билгеләп үтте җитәкче үз чыгышында. Бурычларга, алдагы планнарга килгәндә, болар, аңлашылганча, икмәк үстерү, терлек башы саннарын арттыру, торакларны төзекләндерү һәм башкалар.
    Шунысын да әйтергә кирәк: киләсе ел уңышына бүгеннән үк нигез салына. Ашлама кайтарыла, чәчүлек орлык бар, техниканың яртысы диярлек ремонтланган. Рентабельле культураларның мәйданнарын арттырырга да уйлыйлар. Соңгы вакытларда республикада агрофирмаларга инвестор булып кергән эре компанияләрнең банкротлыкка чыгуы турындагы хәбәрләр ишетелә. "Сарман"лыларга борчылырлык урын юк төсле. "Авыл хуҗалыгы бездә аягында нык басып тора. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләргә язсын", - диде, чыгышын тәмамлап, Р.Хәбетдинов.
    Шәрләрәмә матур яшәргә тырыша
    Шәрләрәмә, Кормаш, Сөлек авылларын берләштергән Шәрләрәмә авыл җирлегендә 261 хуҗалыкта 584 кеше яши. Аларның өчтән бере - өлкәннәр. Эш яшендәгеләрнең төп өлеше агрофирмада, бюджет сферасында эшли, шулай ук читкә китеп эшләүчеләр дә бар. Үз эшләрен ачучылар - 23 кеше, эшсезләр - 3. Узган ел 3 бала туган булса, 11 кеше вафат булган. Авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, кибет кебек барлык социаль объектлар да бар, 2 мәчет эшли. Оешмаларда электр энергиясе һәм газдан экономияле файдалану буенча эш оештырылган. Үз эшеңне башлау өчен бирелә торган субсидияне - 58, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен бирелә торган кредитны узган ел 17 кеше алган. Җирлектә 1 фермер хуҗалыгы эшли. Гаилә фермасы ачу буенча эш алып баручылар да юк түгел, кош-корт үстерүчеләр дә арта бара. Рафис Хуҗин, әйтик, узган ел 300 баш каз үстергән. 4 яшь гаилә йорт сала. 502 пайчыга карата килешүдә каралган шартлар үтәлгән. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең артуы да - куанычлы күренеш. Җыелышта Сөлек авылын сулы иткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре кат-кат әйтелде. Моның белән беррәттән, халык шулай ук хәл ителәсе проблемаларны да күтәреп чыкты. Әйтик, өч авылда да урамнарны асфальтлыйсы бар, Кормаш авылының яңа төзелгән өйләренә юл юк. Гражданнарның ихаталарындагы карт агачларны кисәсе, чүплекләрне тәртипкә китерәсе бар. Соңгы вакытта су мәсьәләсе "Светводканал" оешмасына тапшырылган иде. Берничә җирлектә аның адресына рәхмәт сүзләре дә ишетелде. Шәрләрәмә мәктәбенә килүче су линиясе каткач та, бу проблема әлеге оешма ярдәме белән хәл ителгән.
    Шунысын да әйтергә кирәк: моннан җиде-сигез ел элегрәк мондый җыелышларда шактый проблема күтәрелгән булса, соңгы елларда аларның саны нык кимеде. Бу исә, күпме генә зарлансак та, тормышның алга баруын, тармакларда аны яхшырту буенча шактый эшләр башкарылуын күрсәтә. Авыл халкы да элеккерәк елларда үзгәрешләр җиле нәтиҗәсендә югалыбрак калган булса, бүген ул - үз кыйбласын тапкан, адымнары да ышанычлы. Һәркайсы нинди дә булса тармакта тырыш хезмәт куя, шәхси хуҗалыгын үстерә, үз эшен ача яки башка файдалы шөгыль таба һәм, болар белән беррәттән, матур итеп яши дә белә: гөрләтеп Сабан туйларын, милли һәм дини бәйрәмнәрне үткәрә, авыл һәм район тормышында актив катнаша. Авылларда татар халкының борынгыдан килгән күркәм гадәте - иганәчелек тә киңрәк колач ала бара. Шәрләрәмәлеләр, әйтик, бәйрәмнәрне үткәргәндә, матди ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләр Дамир Миңнуллин, Дилшат Нуретдинов, Илшат Гыйльметдиновка, һәр чарада матди һәм юлларны чистартуда булышлык итүче "Нөркәй" агрофирмасына бик рәхмәтлеләр. Җыелышта "мәчетләргә күбрәк йөрик, иман юлына басыйк" дигән теләк тә яңгырады.
    Чукмарлыда да уңганнар бар
    Бүгенге көндә авыл халкына, үз хуҗалыгында җитештергән продукцияне сатып, өстәмә акча эшләү мөмкинлеге бирелсә, җирлекләрдәге оешмалар да түләүле хезмәтләр күрсәтеп, акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм түгел. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Фалих Мостафин үз чыгышында иң элек әнә шуларга тукталды. Мәдәният йорты, китапханә берникадәр күләмдә түләүле хезмәт күрсәткәннәр. Халыктан медпункт, кибетләр һәм башка оешмалар эшчәнлегенә карата шикаятьләр кермәгән. ЛПХ кредитлары, үз эшләрен ачу өчен субсидияләр алучылар шактый. Бер кеше - мөгезле эре терлек, бер кеше кәҗә фермасы төзү буенча эш алып бара. Авыл халкы төрле ярминкәләрдә актив катнаша, үзе җитештергән, әзерләгән продукцияне сата. Хөкүмәт, район хакимияте ярдәме белән янгын гидранты урнаштыру, су линияләрен алыштыру кебек эшләр башкарыла, социаль объектлар төзекләндерелә, Чукмарлыда авыл эчендәге күпер ремонтланган, мәчетнең эчке ягы төзекләндерелгән. Бәйрәмнәр, башка чаралар үткәргәндә, "Сарман" агрофирмасы, шәхси кибет хуҗалары ярдәменә дә таяналар. Авыл җирлеге башлыгы халыкның су, электр белән тәэмин итү эшеннән канәгать икәнлеген, юлларның даими чистартылып торуын да әйтте. Авыл халкы исә урам утларын арттыру, фермерларга бирелгән пай җирләре өчен аренда түләвенә кагылышлы үтенечен җиткерде.
    Гади түгел
    Петровкада
    Петровка Завод авыл җирлеге - халык саны буенча районның башка авыл җирлекләре арасында өченче урында. Элекке елларда ул авыл җирлекләре арасында иң проблемалысы да иде. Бу җирлек 6 күп катлы йорты булу белән дә үзенчәлекле. Узган ел 6 йортка да ике контурлы газ казаннары куелган. Җирлек башлыгы Зилә Хуҗина "Идеал" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Фәридә Хәсәнованың үз эшенә җаваплы каравын билгеләп үтте.
    Һәр җирлектәгечә, биредә дә социаль объектлар кеше ихтыяҗын күздә тотып эшлиләр. Балалар бакчасында санитария системасы яңартылган, су, канализация системалары алыштырылган, урын-җир комплектлары алынган. Мәдәният йортында түбә, ишек-тәрәзәләр алыштырылган, ремонт эшләре әле дә дәвам итә. З.Хуҗина мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, кибетләр һәм башка оешмалар эшчәнлегенә дә тукталды. Авылда 4 ел инде хоккей корты уңышлы гына эшләп килә. Җирлектә су линияләрен алыштыру, буаларны төзекләндерү, энергия саклаучы лампочкалар кую, чүплек, зиратларны тәртиптә тоту буенча да күп эшләнгән. Халык та Хөкүмәт биргән мөмкинлекләр һәм ярдәмнән уңышлы файдаланырга тырыша - ташламалы кредитлар, мәшгульлекне оештыру өчен субсидия алучылар күп, күпләп бозау, сыер асраучылар, ат үрчетүчеләр, гаилә фермасы төзергә алынучы да бар. Шәхси хуҗалыклардан сөтне күп еллар Григорий Чернов җыя, ул лизинг-грантка "УАЗ"машинасы алган. Авыл халкы зиратларны, чишмәләрне тәртиптә тоту, җирлекне яшелләндерү кебек эшләрдә дә актив катнаша. Җыелышта һәр эштә актив булган Рөстәм Нәбиев, Әлфис Фәрхетдинов, Марсель Сәйфуллин, Петр Муллин, өлкәннәрдән Рафис Салихов, Рәис Юнысов, Николай Тихоновскийга авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде. Авыл халкы да үз чиратында җирлектә күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте.
    Авыл җирлекләрендә узган җыелышларда район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова, башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов катнаштылар, районның социаль-икътисади хәле белән таныштырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Җыелышларда яңгыраган барлык үтенечләр язып алынды. Гөлфирә Сөнгатовна, Ләис Һадиевич аларны уңай хәл итү буенча чаралар күреләчәген әйттеләр. Җыелышларда катнашкан район оешмалары вәкилләре дә авыл халкының сорауларына җаваплар бирделәр.
    РӘСЕМНӘРДӘ: Петровка Завод авылында җыелыш уздырылган мәдәният йорты анда катнашучыларны, авыл халкын бәйрәмчә каршы алды: бай ярминкә, татар өе күренеше һәркемне үзенә җәлеп итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: