САРМАН
  • Рус Тат
  • Иң югары уңыш — "Нөркәй" агрофирмасында

    Та­тарс­тан төп азык про­дукт­ла­ры бе­лән үз-үзен ту­лы­сын­ча ди­яр­лек тәэ­мин итә. Мо­ңа исә юга­ры җи­теш­те­рү­чән­лек, аг­росәнәгать комп­лек­сын тот­рык­лы үс­те­рү бе­лән ире­ше­лә. Рес­пуб­ли­ка хө­кү­мә­те­нең сә­я­сә­те дә нәкъ шу­ңа юнәл­тел­гән: ху­җа­лык итү­нең ал­дын­гы фор­ма­ла­рын җә­ел­де­рү, авыл­га ин­вес­ти­ци­я­ләр­не мөм­кин ка­дәр күб­рәк җә­леп итү, аның со­ци­аль мәсь­ә­лә­лә­ре­нә игъ­ти­бар­ны арт­ты­ру. Бо­лар ба­ры­сы да без­нең ра­йон­да да...

    Та­тарс­тан төп азык про­дукт­ла­ры бе­лән үз-үзен ту­лы­сын­ча ди­яр­лек тәэ­мин итә. Мо­ңа исә юга­ры җи­теш­те­рү­чән­лек, аг­росәнәгать комп­лек­сын тот­рык­лы үс­те­рү бе­лән ире­ше­лә. Рес­пуб­ли­ка хө­кү­мә­те­нең сә­я­сә­те дә нәкъ шу­ңа юнәл­тел­гән: ху­җа­лык итү­нең ал­дын­гы фор­ма­ла­рын җә­ел­де­рү, авыл­га ин­вес­ти­ци­я­ләр­не мөм­кин ка­дәр күб­рәк җә­леп итү, аның со­ци­аль мәсь­ә­лә­лә­ре­нә игъ­ти­бар­ны арт­ты­ру.

    Бо­лар ба­ры­сы да без­нең ра­йон­да да ачык ча­гы­лыш та­ба. 32 га­и­лә фер­ма­сы уңыш­лы эш­ләп ки­лә, 17 баш­лап эш­ләү­че кресть­ян-фер­мер ху­җа­лы­гы бар. Ке­че сөт фер­ма­ла­ры тө­зер­гә те­ләү­че­ләр хө­кү­мәт яр­дә­мен­нән фай­да­ла­на­лар, бы­ел да җи­де ке­ше 200 мең сум­лык суб­си­ди­я­ләр ал­ды. Шәх­си ху­җа­лык­лар­ны үс­те­рү өчен таш­ла­ма­лы кре­дит­лар­дан фай­да­ла­ну­чы­лар күп. Ке­че ху­җа­лык итү фор­ма­ла­рын үс­те­рү бе­лән бер­рәт­тән, юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле эре комп­лекс­лар тө­зү, алар­ны үз­гәр­теп ко­ру эш­лә­ре дә ба­ра. Ра­йон­да уңыш­лы эш­ләү­че ин­вес­тор - «Аг­ро­көч төр­ке­ме» җәм­гы­я­те фер­ма­лар­да ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру, си­лос-се­наж баз­ла­ры ясау, тех­ни­ка­лар­ны яңар­ту юнә­ле­шен­дә, го­му­мән, авыл ху­җа­лы­гы тар­ма­гын яңа­баш­тан «ко­рал­лан­ды­ру»­га игъ­ти­бар­ны арт­тыр­ды. Бы­ел иген­че­лек­кә бул­ган кер­тем­нәр дә үз-үзен ак­ла­ды, ди­яр­гә бу­ла­дыр. Яз­гы кыр эш­лә­ре ва­кы­тын­да һәм сый­фат­лы итеп баш­ка­рыл­ды, бү­ген иген­че үз хез­мә­те­нең уңы­шын җыя - ба­су-кыр­лар­да урак гөр­ли.

    Ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­сен­нән алын­ган мәгъ­лү­мат­лар­га ка­ра­ган­да, 4 ав­густ­ка бөр­тек­ле­ләр­не җыю 23829 гек­тар­да баш­ка­рыл­ган. Ә алар 49100 гек­тар­да чә­чел­гән иде. Ди­мәк, урак ти­еш­ле мәй­дан­нар­ның 49 про­цен­тын­да баш­ка­рыл­ган. Уз­ган ел­ның шул ук чо­рын­да ул 25 про­цент иде. Бер гек­тар­дан ур­та­ча 35,8 цент­нер уңыш чы­га, тулаем җыем 85382 тонна тәшкил итә.

    - Иң юга­ры уңыш - гек­та­рын­нан ур­та­ча 41,6 цент­нер - «Нөр­кәй» аг­ро­фир­ма­сын­да, - ди авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов. - «Сар­ман» аг­ро­фир­ма­сын­да бу күр­сәт­кеч - 35,6, «Җә­лил»­дә 31 цент­нер тәш­кил итә. Иге­не алын­ган ба­су­лар­дан са­ла­мы җы­е­лып, эш­кәр­те­лә. Ши­кәр чө­ген­де­ре чә­чү әй­лә­не­шен­дә­ге ба­су­лар­да са­лам ту­ра­тып сип­те­ре­лә. Ки­лә­се ел­га әле­ге куль­ту­ра иге­лә­чәк ба­су­лар, гек­та­ры­на 2,6 цент­нер исә­бен­нән хлорлы ка­лий, 1,3 цент­нер­дан ам­мо­фос кер­те­леп, «Хорш» аг­ре­гат­ла­ры бе­лән эш­кәр­те­лә­ләр.

    Бү­ген ху­җа­лык­лар­да ар­па һәм көз­ге бо­дай сук­ты­ра­лар. «Җә­лил» аг­ро­фир­ма­сын­да көз­ге бо­дай­ны сук­ты­ру тө­гәл­лән­де ин­де. «Сар­ман» аг­ро­фир­ма­сын­да исә ар­па­ны сук­ты­рып бе­тер­де­ләр. Би­ре­дә ул 2490 гек­тар­да чә­чел­гән иде, һәр гек­тар­дан ур­та­ча 35,2­ цент­нер уңыш ал­ды­лар. «Җә­лил»­дә ар­па­ның һәр гек­та­рын­нан - 36,4 цент­нер, «Нөр­кәй»­дә исә 42,7­ цент­нер бөр­тек сук­ты­ра­лар. Би­ре­дә көз­ге бо­дай­ның уңы­шы да 42,2 цент­нер тәш­кил итә. «Сар­ман» агрофирмасында аның һәр гектарыннан- 36,2, «Җә­лил»­дә 30,2 центнер уңыш чыга. Ра­йон бу­ен­ча көз­ге шеп­кән, арыш, бор­чак сук­ты­ру тө­гәл­лән­де. Бор­чак­ның һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча - 20, арыш­тан 25 цент­нер уңыш алын­ды. Май ясау өчен иге­лә тор­ган шеп­кән 10 цент­нер уңыш бир­де.

    Иген­нәр һәр көн­не 1700-1800 гек­тар­дан сук­ты­ры­ла. Ар­па ар­тын­нан яз­гы бо­дай да өл­ге­реп ки­лә һәм, әй­тер­гә ки­рәк, бик тиз, чөн­ки явым-тө­шем­нәр юк. «Сар­ман» аг­ро­фир­ма­сын­да язгы бодайны суктыруга керештеләр инде. Көн­нәр бо­лай тор­са, югал­ту­лар­га юл куй­мас өчен, эш темп­ла­рын арт­ты­рыр­га ту­ры ки­лә­чәк. Фер­мер­лар­га исә Ил­нур Са­ли­хов эш­ләр­не тиз­лә­тер­гә ки­ңәш итә. Алар ка­ра­ма­гын­да 3831 гек­тар җир­ләр бар, һәм иген­нәр­нең әле 1207 гек­та­ры гы­на җы­еп алын­ган.

    Рес­пуб­ли­ка ил­нең авыл ху­җа­лы­гы про­дукт­ла­ры җи­теш­те­рү­че ре­ги­он­на­ры ара­сын­да тот­рык­лы рә­веш­тә ли­дер­лар рә­тен­дә ба­ра. Мо­ңа Сар­ман ра­йо­ны да ла­ек­лы өлеш кер­тә. Без­нең өчен бы­ел­гы урак нә­ти­җә­лә­ре дә ку­а­ныч­лы бу­лыр, иген­че­лә­ре­без хез­мә­те та­бын­нар­ны ямь­ләр, дип ыша­на­быз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: