САРМАН
  • Рус Тат
  • Даның кайта, Сарман икмәге

    Өлкән һәм урта буын сарманлылар хәтерлиләрдер: моннан 30 еллар чамасы элек, 70 нче елларда, Сарман икмәге бөтен әйләнә-тирәдә данлыклы булган. Район аша үткән юлчылар да, туктап, күпереп пешкән хуш исле Сарман икмәген ала торган булганнар. Ә кунакка барганда, ул иң кадерле күчтәнәч булып саналган. "Ул чактагы Сарман икмәгенең хуш исе...

    Өлкән һәм урта буын сарманлылар хәтерлиләрдер: моннан 30 еллар чамасы элек, 70 нче елларда, Сарман икмәге бөтен әйләнә-тирәдә данлыклы булган. Район аша үткән юлчылар да, туктап, күпереп пешкән хуш исле Сарман икмәген ала торган булганнар. Ә кунакка барганда, ул иң кадерле күчтәнәч булып саналган.
    "Ул чактагы Сарман икмәгенең хуш исе борынга кереп калды. Мин аны әле хәзер дә тоям кебек", - ди "Сарман икмәге" җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Нуруллин да. Комбинатка килүебез юкка гына түгел: соңгы вакытларда Сарман икмәге үзенең элеккеге данын кайтара башлады кебек. Кибет киштәләренә тулып килгән Сарман икмәген тиз арада алып бетерәләр, кабат-кабат сорыйлар, комбинатның башка төр продукциясенә дә сорау зур. Ә бит Сарман икмәгенең элеккеге "хуш исе" күп еллар буена "онытылып" торды, икмәк заводы заман җилләре, кырыс конкуренция шартларында бер "күтәрелде", бер "төште".
    "Сарман икмәге" җәмгыятенең оештырылуына озакламый дүрт ел була", - дип дәвам итте сүзен икмәк заводы базасында оештырылган өр-яңа комбинат җитәкчесе. Оештырылды, дип әйтү генә җиңел. Завод рентабельлелеген югалткан, җиһазлар, технологияләр иске була.
    Җитәкче эшне башка төбәкләрдә эшләүче коллегаларының эш тәҗрибәләрен өйрәнүдән башлый. Казан, Түбән Новгород, Самара, Мәскәү кебек шәһәрләрдә була, республика районнарындагы шәхси икмәк пешерү комбинатларын йөреп чыга. Җитәкченең күңелендә йөрткән, берничә ел бөртекләп җыйган идеяләре янына аларның үрнәге, Казан кооперация техникумында нәкъ менә икмәк, печенье пешерү нечкәлекләрен өйрәнгән, шушы хезмәткә шактый гомерен багышлаган Гөлсинә Харис кызы Вәлиеваның бай тәҗрибәсе дә кушыла. Фикерләр аерылган, үз дәлилләренең дөреслеген раслау өчен өстәл төешкән чаклары да булган аларның. Ләкин җитәкче дә, аның кул астында эшләүче технолог та бер-берсенең бу гамәлләренә ачу сакламыйлар. Һәркайсы мондый аерымлыкларның комбинатка яңа сулыш өрү, аны яшәтү, Сарман халкын тәмле икмәк белән тәэмин итү максатыннан килеп чыкканлыгын яхшы аңлый.
    Акрынлап мич, камыр баскыч җиһазлар, соңрак икмәк, икмәк эшләнмәләрен кую өчен шкафлар, күмәч линияләре алалар. Без, әнә шул сафлар аша үтеп, һәр продукциянең ничек әзерләнгәнлеге белән дә таныштык. Биредә бүгенге көндә һәр хезмәт механикалаштырылган. Камыр заманча машиналарда басыла, икмәк бүлү, печенье, күмәч, токмач ясау җайланмаларына озатыла. Пешерү, продукцияне төрү кебек эшләрне башкару өчен дә кул көче түгәргә түгел, компьютер ярдәмендә программалаштырылган машинаның төймәсенә генә басарга кирәк. Әзер продукцияне кибетләргә җиткерү эше дә җайга салынган. Үзләре янында гына "Кайнар икмәк" кибете бар. Бу сарманлылар өчен дә, үзләре өчен дә бик уңай. Җыеп кына әйткәндә, комбинат үз продукциясен районның алтмыштан артык сәүдә ноктасы аша сата. Яңа машиналар кыйммәт булганлыктан, нефтьчеләрдән иске "УАЗ"лар сатып алып, аны икмәк ташу машиналары итеп көйлиләр. Район авылларына икмәкне илтеп бирәләр. Сарман икмәген, Сарман күмәчен эзләп, Чаллыдан да киләләр. Эш башлаганда, тәүлегенә 600-700 килограмм продукция җитештерсәләр, бүгенге көндә бу күрсәткеч - өч тоннадан артык. Икмәкнең югары, беренче сортлысының да берничә төрлесен пешерәләр, токмач, макарон кебек ризыкларның да ассортименты киң. Күмәч эшләнмәләре, өй токмачы, кисель, коймак оны җитештерәләр, ә инде көрпәле икмәкләре, күпләрнең балачагында яратып ашалган, авылча сырлы табаларда пешерелгән түгәрәк ипиләре, сарманлылар олы бәйрәмнәргә табын яме итеп ала торган җимешле пироглары күп очракта җитми дә кала. "Әлбәттә, җитештерүне арттырырга, аны тәүлегенә 5-6 тоннага да җиткерергә мөмкин. Әмма безнең өчен иң мөһиме - сыйфат. Һәм без бүгенге көндә аның белән горурланабыз", - ди җитәкче бу уңайдан. Шунысын да әйтергә кирәк: биредә экологик чиста продукция җитештерелә. Ягъни икмәк тә, башка ризыклар да Е-кушылмаларсыз, бары тик саф табигый продуктлардан гына пешерелә. "Бу, ягъни табигый чиста продукция җитештерү - безнең девиз. Ул - кешелекнең киләчәге дә. Шунлыктан бу барлык илләрдә беренчел перспектива булып исәпләнә. Чөнки химик кушылмалар белән әзерләнгән ризыкны куллану төрле авыруларга китерә, дәвалап булмастай яман чирләргә сәбәпче була. Ә бит шактый илләр, хәтта алга киткәннәре дә, үз халкын әле чиста табигый продукт белән тәэмин итеп бетерә алмый, һәм бүгенге көндә аларда андый продукция башкаларыннан 4-5 тапкыр кыйммәтрәк тора", - ди Р.Нуруллин. Аннан соң, камиллеккә чикләр юк, дип тә саный ул. Әйтик, сыйфатны тагы да яхшырту буенча әле күп төрле идеяләре бар. Мәсәлән, икмәк һәм башка ризыкларны пешергәндә, әби-бабаларыбыз ысулларын да яңартырга - колмак, бал, мәтрүшкә һәм башка үләннәр кушып, аларны тагы да тәмлерәк, файдалырак итәргә уйлыйлар. Киләчәккә тәгаенләгән эшләре дә шактый, планнары да зурдан аларның. Халык яратып өлгергән өй токмачын җитештерүне арттыру өчен зуррак машина аласылары бар. Башка җиһазларны, икмәк ташу машиналарын яңартырга, бинага капиталь ремонт үткәрергә, түбәне ябарга да кирәк. Элек буй җитмәслек булып тоелган бу хыялларны тормышка ашыру турында сүз алып баралар икән, комбинатның киләчәге өметле, дигән сүз. "Печеньеларның төрләрен 16-17 гә җиткерергә, токмачларның төрләрен арттырырга уйлыйбыз. Торт, чәкчәк тә ясыйсыбыз килә. Хәзерге кулланучы бик таләпчән, нәзакәтле, шунлыктан продукциябезнең сыйфатын тагы да яхшыртырга телибез", - ди Гөлсинә ханым да. Биредә хезмәт куючыларның да - ә алар 49 - күңелләре күтәренке. Әле менә печенье пешерү машинасы кайткан, яңа төр печенье пешерергә әзерләнеп йөргән көннәре. Хезмәт хаклары да начар түгел - 11-16 мең сум. Җитештерүне арттыруга, алар янына тагын яңа көчләр кирәк булачак.
    Әйе, бүгенге көндә башкаларга карый сыйфатлырак продукция җитештерү - һәр эшмәкәрнең хыялы. "Без бу югарылыкның беренче баскычына бастык, дип уйлыйбыз", - ди Г.Вәлиева. Шулай булмаса, сәүдә нокталарыннан, авыл кибетләреннән бушап кайткан машиналар кабат икмәк склады ишеге төбенә басарлар һәм табадан гына төшкән кайнар икмәк белән сарманлылар янына ашыгырлар идемени? Без барган көнне комбинат бүлмәсендәге телефон да тынып тормады. Чыбыкта - Сарман икмәген яратучыларның гозерле тавышлары: "Алло! "Сарман икмәге"ме?" Ихтыярсыздан, минем күңелне дә горурлык хисе биләп алды: "Даның кайта, Сарман икмәге!"
    РӘСЕМНӘРДӘ: "Кайнар икмәк" кибете сатучысы Гүзәлия Вахитова һәркемне якты йөз белән каршы ала; икмәк пешерүчеләр Эльвира Шәрәфетдинова, Айсылу Данилова, технолог Гөлсинә Вәлиева (сулдан уңга) эш вакытында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: