“Сарман” агрофирмасы уңганнары быел да өлгер булып чыктылар.
Беренчеләрдән булып, алар язгы чәчүгә керештеләр. Көндәлек мәгълүматларына караганда, узган ел чәчүгә 18 апрель көнне чыккан булганнар. Бүгенге көндә 70 гектарда гәрчич җир куенына салынды инде. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр! Уңышлы ел булсын!
Альбина Сабирова язмасы.
Альберт Шәрипов фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз