Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров «Кыр көне»ндә катнашучыларны шулпа пешереп сыйлаган.
Зөлфәт Зиннуров шурпа пешерү рецептын инстадусларына да тәкъдим итә.
«7 литрлы казан өчен мин болай итәм:
200 мл көнбагыш маена 1-1,5 кг итне салып, 10 минут тирәсе гел болгатып кыздырам. 6 баш суган салып, алтын төсенә керә башлаганчы кыздырам, аның өстенә 5 кишер салам. 10 минуттан эре кисәкләргә бүленгән 4 помидор, 4 болгар борычы, 1 чәй кашыгы кара борыч, кориандр, зира, ысланган паприка, хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы һәм тоз салып, капкачын каплап, 10 минут тирәсе томалап пешерәм. Аннан су һәм 7-8 бәрәңге салып, капкачын каплап, кайнаганын көтәм. Кайнап чыккач, ачып, 1 сәгать тирәсе пешерәм.
Ашларыгыз тәмле булсын!»
Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/11-07-2020/z-lf-t-zinnurovtan-shulpa-retsepty-5755803
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз