“Ташкабактан икра”
Кирәкле ингредиентлар:
Ташкабак – 3 килограмм, кишер – 500 грамм, суган - 500 грамм,
томат пастасы – 4 аш калагы, тоз – 2 аш калагы, шикәр комы – 3 аш калагы,
аш серкәсе – 3 аш калагы, үсемлек мае – 6 аш калагы, сарымсак – 1 баш.
Эш тәртибе:
Барлык яшелчәләрне юганнан соң, ваклап турыйбыз. Өстенә томат пастасы, шикәр комы, тоз, үсемлек мае салып бер сәгать пешерергә. Аннан соң блендер белән вакларга. Аш серкәсе салып, янәдән 10 минут пешерергә һәм, стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкач белән ябарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев