САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Шулпа өстендәге өрене ник җыялар?

Ул соры яки көрән төсле булса, ит начар юылган һәм анда кан күп калган дигән сүз.

Шулпа пешергәндә сыеклык өстенә җыелган күбекне — өрене алып ташларга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Өрене җыймасаң, шулпа тонык була. Өре — ул пешкән аксым. Кәстрүлдәге су һәм ит никадәр акрынрак җылынса, сыеклыкка шулкадәр күбрәк аксым чыга, күбек тә күбрәк була. 

Өре төрле төсле булырга мөмкин. Ләкин ул соры яки көрән төсле булса, ит начар юылган һәм анда кан күп калган дигән сүз.

Күбек белән вак кисәкчекләр дә бүленеп чыкса, иттә сөякләр күп дигән сүз, аны ашаганда сак булырга, балаларга бирмәскә кирәк.

Өрене алып ташламасаң, әзер аш бик тиз бозылачак. Өстәвенә, күбек әче тәм бирергә, шулпа сасы исле булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев