САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Сарманлыларны алма пирогы пешерергә чакырабыз

13 сентябрь – Шарлотка һәм көз пироглары көне .

Сентябрь - алма, груша исләре аңкый торган ай. Бу чорда төрле кайнатмалар, яшелчә-җимеш соклары әзерлибез. Истәлекле даталар календарендә хәтта тәмле пирогларга багышланган махсус көн дә бар икән. 13 сентябрьдә Шарлотка һәм көз пироглары көне билгеләп үтелә.
“Шарлотка” сүзенең барлыкка килүе хакында берничә фараз бар. Шуның берсе ризыкның 18 гасыр ахырында Бөекбритания короле Георг IIIнең хатыны – алма бакчалары үрчетү тәкъдимен актив яклаган Шарлотта патшабикә хөрмәтенә аталган булуын раслый.
Алма шарлоткасын Александр I императорында хезмәт иткән француз пешекчесе Мари Антуан Карем уйлап тапкан дип тә язалар. Бүгенге көндә әлеге татлы ризыкны һәркем ашарга һәм пешерергә ярата. Аны әзерләү күп вакытны алмый, җиңел дә.
Шарлотка һәм пирог әзерләү буенча берничә рецепт тәкъдим итәбез, хөрмәтле дуслар.
“Әбиемнән”
Кирәкле ингредиентлар:
3 йомырка
1 стакан шикәр комы
70 грамм ак май
¼ чәй калагы аш серкәсе белән сүндерелгән сода
1,5 стакан он.
Майланган таба төбенә туралган алма тезеп чыгасы һәм өстенә югарыдагы ингредиентларны кушып әзерләнгән массаны агызасы.
200 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерәсе.


“Эремчекле-алмалы пирог”
Кирәкле ингредиентлар:
3 йомырка
1 стакан шикәр комы
150 грамм эремчек
7 грамм камыр көпшәкләгеч
1 стакан он.
Барлык ингредиентларны кушып, сыек масса әзерлисе. Шуның яртысын майланган табага агызасы, өстенә туралган алма (слива, я башка төрле җимешләр дә ярый) тезәсе. Аннан калган камырны агызып, 170-180 градус кызулыктагы мичкә әзер булганчы пешерергә куясы.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X