САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Райондашлар өчен – “Милена” салаты

Райондашлар өчен – брокколи белән “Милена” салаты .

Бу салат майонезсыз ясалган җиңел салат яратучылар күңеленә хуш киләчәк. Ул бик гади, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән аш.
“Милена” салаты өчен 500 гр брокколи кәбестәсе, 250 гр черри помидоры, 200 гр фета сыры, 20 гр кедр чикләвеге кирәк. Тәмләткечләр өчен 7 аш калагы үсемлек мае, 4 аш калагы алма уксусы, 2-3 тырнак сарымсак, 1 чәй калагы горчица, 0,5 әр чәй калагы шикәр комы һәм тоз алабыз.
Брокколины төркем чәчәкләргә аерабыз, аларны зур булмаган кисәкләргә турыйбыз, кәстрүлгә салабыз. Тәмләткеч әзерләү өчен аерым савытка үсемлек мае, алма уксусы, шикәр комы, тоз, горчица һәм пресс аша чыгарылган сарымсак алабыз. Барысын бергә яхшылап бутыйбыз. Әзер тәмләткечне брокколи өстенә салабыз, яхшылап болгатабыз һәм 7 сәгатькә суыткычка куябыз. Черри помидорларын ике кисәккә кисеп чыгабыз, сырны шакмаклап турыйбыз, маринадланган брокколига өстибез, сыр кисәкләре ватылмасын өчен, саклык белән генә болгатабыз. Салат өстен кедр чикләвеге кисәкләре яки көнҗет орлыклары белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев