САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Хезмәттәшебез балыктан кызыклы рецептлар белән уртаклаша

Балыкчы көне уңаеннан сезгә хезмәттәшебез Алсу Бормотинадан берничә кызыклы рецепт тәкъдим итәбез.

Балыктан пудинг
Әлеге ризыкны әзерләү өчен тәрәч балыгының 400 грамм сөяксез җире, 2 бәрәңге, 2 йомырка, 3-4 аш калагы сөт, 15 грамм ак май, 4 хуш исле борчак, лавр яфрагы, петрушка, 1 суган кирәк булачаклар.
Бәрәңгене пешерегез, уыгыз, кайнар сөт белән кушыгыз. Балыкның филесын хуш исле борчак, суган һәм лавр яфрагы белән пешерегез. Балыкны суытыгыз һәм блендерда ваклагыз, пюре белән бутагыз, ак май, күпертелгән йомырка, вакланган яшеллек өстәгез. Катнашманы май сыланган формага салыгыз. 20 минут парда пешерегез.

Шпажкаларда сөләйман балыгы
Кирәкле ингредиентлар: 800 грамм сөләйман балыгы филесы, 4 аш калагы соя соусы, 4 аш калагы бал, 8-10 черри помидоры, 1 баллы борыч, тоз, тәмләткечләр.
Соя соусын бал белән бутагыз. Балык филесын уртача кисәкләргә бүлегез, соус кушыгыз, тәмләткечләр өстәгез. 20 минут тирәсе маринадлагыз. Маринадланган балыкны баллы борыч кисәкләре һәм помидорлар белән алмаш-тилмәш шпажкаларга кигезегез, духовкада яки грильдә пешерегез. Теләк буенча яшеллек белән бизәгез. Бәрәңге яки яңа яшелчәләр белән табынга бирегез.

«Том ям» ашы
Бу ашны пешерү өчен безгә 300 грамм алабуга филесы, 200 грамм креветкалар, 50 грамм гөмбә, 1 бәйләм кинза. 1 чәй калагы лимон цедрасы, 1 аш калагы шикәр, 1/3 стакан лайм согы, 2 чәй калагы көнҗет мае, 2 чәй калагы соя соусы, 1/2 чәй калагы диңгез тозы.
Гөмбәләрне пешерегез һәм телемләп турагыз. Креветкаларны чистартыгыз һәм пешерегез. Кинзага, лимон цедрасына һәм тозга салкын су өстәгез, кайнап чыккач, филе салыгыз һәм 15 минут пешерегез. Гөмбә һәм креветкалар салыгыз. Бер савытта лайм согын, көнҗет маен, шикәрне, соя соусын бутагыз һәм әзер ашка өстәгез.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев