САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Кара карлыганнан кышка әзерләү рецептлары

Бакчаларда кызыл һәм кара карлыган өлгерә. Карлыганнан кышка ризыклар әзерләү рецептларын тәкъдим итәбез.

Кара карлыганнан мармелад Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куе-гыз. Әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут кайнатыгыз. Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез. 60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Киптерелгән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 кг карлыганга 300 г шикәр комы (1,5 стакан) кирәк. Кара карлыганнан желе  Кызыл карлыганнан да шушы рецепт буенча желе ясарга мөмкин. Кирәк: 1 кило кара карлыган, 1,5 шикәр комы, 200 мл су. Карлыганнарны чүп-чардан арындырабыз, яхшылап юабыз. Аларны кәстрүлгә бушатып, 200 мл су салабыз. Кайнап чыккач уртача утта берничә минут кайнатып алабыз. Әлеге массаны сөзгечтән сыгабыз. Шикәр комы кушып кайнатып чыгаргач уртача утта ярты сәгать кайнатабыз. Әзер массаны стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлап куябыз.


Чыганак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/kara-karlygannan-kyshka-zerl-retseptlary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев