САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Каникулда балаларны сыйлыйк әле

Файдалы да, тәмле дә эремчек-кишер запеканкасы Моның өчен 300 гр эремчек, 200 гр кишер, 3 йомырка, 1/3 стакан шикәр комы, 1/3 стакан манный ярмасы, 2 аш калагы каймак алабыз. Кишерне вак угычтан чыгарабыз.

Эремчекне йомырка белән кушабыз, шикәр комы өстибез. Блендерда изәбез. Аннан соң шушы массага кишерне кушабыз. Кабат блендерда изәбез. Запеканка өчен ал төстәге масса барлыкка килә. Шуңа манный ярмасы кушып, калак белән яхшылап болгатабыз. Массаны майланган, манный ярмасы сибелгән формага салабыз. Өстенә куе авыл каймагы ягабыз. 180 градуста 50-60 минут пешерәбез. Каймак белән яки үзен генә дә бирергә була. Тәмле булсын!
Рецептны сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев