САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Гөбәдия рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан гөбәдия рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: диаметры 28 см лы табага камыр – 800 г. Эчлек өчен: дөге – 900 г, йөзем яки башка кипкән җиләк-җимеш – 300 г, атланмай – 200 г, корт – 350 г, йомырка – 4–5 данә. Валчык өчен: атланмай яки үсемлек мае – 2 аш кашыгы, он – 2–3 аш кашыгы, шикәр комы – 2 аш кашыгы.

Эш барышы: Әче яки төче камырны зур һәм кечкенә кисәкләргә бүләбез. Зуррак кисәкне, җәеп, майланган табага салабыз. Гөбәдия камырының төбе җебеп йомшармасын өчен, бүрттерелгән дөге салып калдырабыз, аның өстенә калынрак итеп корт (кара: 114 б.) җәябез дә яңадан дөге салабыз. Шуның өстенә каты итеп пешереп, вак кына туралган йомырка, аннан парда йомшартылган йөзем (теләгән очракта, күрәгә яисә төше алынган караҗимеш тә ярый) салабыз. Эченә атланмай сибеп, өстенә юка гына җәйгән камыр ябып, табадагы камыр белән чит-читләрен тоташтырабыз. Гөбәдиянең өстен майлап, валчык сибәбез.

Валчык әзерләү өчен, йомшарган атланмайга он, шикәр комы салып, барысын бергә тарала башлаганчы (көпшәкләнә), валчык барлыкка килгәнче уабыз.

Гөбәдия 180°С кызулыктагы мичтә 40–50 минут пешә.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/08-07-2020/g-b-diya-retsepty-5753338

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев