САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Дуслар, бәйрәм яллары ахырына якынлаша. Ялларда, бәйрәм чорында төрле зыянлы ризыклар кулланылды. Без сезгә матдәләр алмашуны тизләтүнең гади ысулларын атап китәбез

Беренче чиратта диетологлар күбрәк сыеклык кулланырга киңәш итә: көненә бер литр ярым су (кимендә алты чынаяк) елга өстәмә 17,4 мең килокалорийны яндырырга ярдәм итә.

Экспертлар метаболизмны тизләтергә теләгән кешеләргә рекомендацияләр исемлеген төзеде. Бу хакта Food News язмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта диетологлар күбрәк сыеклык кулланырга киңәш итә: көненә бер литр ярым су (кимендә алты чынаяк) елына өстәмә 17,4 мең килокалорий яндырырга ярдәм итә. Моннан тыш, метаболизмны тизләтү өчен үлән чәе эчәргә була һәм су күп булган кыяр, грейпфрут, карбыз һәм цукини кебек продуктлар кулланырга мөмкин.

Моннан тыш, алма, брокколи, яшел борчак, груша, кура җиләге һәм шалканда күп булган клетчатка кулланырга киңәш ителә.

Экспертлар шулай ук нибары бер чәй кашыгы горчица метаболизмны шактый тизләтә ала, дип искәртә.

Башка тәкъдимнәр арасында ике минут ярым дәвамында интенсив физик күнегүләр белән шөгыльләнү, йокы бүлмәсендә һаваны ешрак алыштыру һәм 19 градус температураны саклау күрсәтелгән.

Чыганак:http://saby-rt.ru/news/kishlr/matdlr-almashuny-tizltne-gadi-ysullary-ataldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев