САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Дучмак рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан дучмак рецепты тәкъдим итәбез.

Дучмак — шәңгәнең бер төре. Аны әче камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Эчлек өчен бәрәңге боламыгы яисә эремчек алына.

Камырны 90 г лы кисәкләргә бүлгәлибез һәм җәябез. Җәймә уртасына эчлек салып, камырны кырыйларыннан күтәртеп, чеметеп куябыз, өстенә йомырка сөртеп, 180°С кызулыктагы мичтә 25–30 минут пешерәбез. Әзер дучмакны майлыйбыз.

Эчлек:

1. Пешкән бәрәңгене сөт һәм атланмай кушып төябез.

Реклама

2. Эремчекне каймак, йомырка, шикәр комы белән бутыйбыз. Чистартылган һәм юылган, парландырып алынган йөзем җимеше дә кушарга мөмкин.  

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/04-07-2020/duchmak-retsepty-5751189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X