САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Данир Сабиров сыйлый: «Шулпасыз пешергән аш»

Ерак гастрольләрдән кайткач, ул якыннарына бәйрәм ясарга ярата. Беркая ашыкмыйча, каен утынының мичтә чертләгәнен тыңлый-тыңлый, үзе генә белгән рецепт белән пешерә торган ашы бар аның. «Дубайга баргач, Илшат дустымнан өйрәнеп кайткан идем. Исеме дә юк үзенең, ләкин бик тәмле», – ди Данир. Әйдәгез, бергәләп пешерик әле шул ашны!

Кирәк: 



500 г сөяксез ит; 

3-4 баш суган; 

5-6 эре бәрәңге; 

5-6 эре помидор; 

2 баллы борыч; 

1-2 баклажан; 

1 кечерәк ташкабак; 

ярты уч зира; 

тоз-борыч; 

0,5 стакан үсемлек мае; 

өстен каплар өчен кәбестә яфрагы.  

 Эш барышы: 

бу ашның иң кызыгы шунда: бөтен ингредиентлар да бер-бер артлы салкын казанга тутырыла. Казан булмаса, калын төпле кәстрүл дә ярый.  

 

Итне уртача зурлыкта итеп шакмаклап турыйбыз да коры казан төбенә салып, тәменчә тоз, борыч сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Аннары ярты уч зира өстибез. 



Суганны ваклап турап, ит өстенә түшибез. Суган итне тулысынча капларга тиеш. 

Суган өстенә эрерәк шакмаклап туралган бәрәңге, аның өстенә помидор (помидор аз булмасын, шулпаны нәкъ менә помидор бирә), аннары баклажан, ташкабак һәм баллы борыч салына.  







.Савыт тирәли әйләндереп, үсемлек мае агызабыз. Өстен кәбестә яфраклары белән томалыйбыз. 





Казанның капкачын каплап, учакка эләбез. Тоз да, шулпа да өстәргә кирәкми. Учакта аш искиткеч хуш исле булып, изрәп пешә.  

Учакта пешерү мөмкинлеге булмаса, плитә өстендә генә дә пешерергә була.  

Сәгать ярым талгын гына утта пешкәннән соң, аш әзер.  

Казанны уттан алып, өстәге яфракларын ачабыз. Теләсәгез, аларны да турап ашка кушарга була.  

Ашны сак кына болгатып, тирән тәлинкәләргә бүләбез. Өстенә мул итеп яшел аш тәмләткеч үләннәр сибәбез. М-м-м! Тәмле! 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/index.php

Реклама

Фото: http://syuyumbike.ru/index.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X