САРМАН
  • Рус Тат
  • Чирләмәс өчен нәрсә ашарга? Кыш әйләнәсе сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче 10 файдалы һәм тәмле ризык

    Бал Балаларның һәм олыларның яраткан ризыгы иммунитетны күтәрә, бактерицид эффектка ия, ялкынсынуга каршы тора, авыртуны баса һәм тернәкләнергә ярдәм итә. Балда А, В1, В2, В6, С, РР, К, Е витаминнары, файдалы органик кислоталар, 300 дән артык микроэлемент бар. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, балны кайнар эчемлекләргә салырга ярамый. Болай эшләгәндә балның бик күп файдалы үзлекләре юкка чыга. Иң яхшысы аны эремчек яки җиләк-җимешләр белән ашау.

    Эче сөт продуктлары
    Кефир, йогурт, әчегән сөт, ряженка – бу продуктлар сезнең организмны файдалы микрофлора белән баетачак һәм иммун системасы күпкә яхшырак эшли башлаячак. Табиблар әйтүенчә, пробиотиклар салкын тиюнең иң күңелсез симптомнарын: температураны, ютәл һәм балаларда борын томалануны бетерергә ярдәм итә. Шикәр, исле кушылмалар булмаган һәм саклану вакыты иң кыска булган сөт продуктларына өстенлек бирергә кирәк.

    Боткалар
    Тарттырылмаган, эре бөртек – витаминнарның, микроэлементларның һәм клетчатканың иң яхшы чыганагы. Күптән түгел уздырылган тикшеренүләр исбатлаганча, клетчаткага бай бөртекле культураларны ризыкта куллану организмның салкын тию, инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Солы, арпа, карабодай – үзегез теләгән ботканы сайлагыз да һәм һәр иртәгезне шуннан башлагыз. Ә тәмен төрләндерү өчен сөт һәм кипкән җиләк-җимешләр салырга була.

    Тозлы кәбестә
    Мөгаен, С витаминының иң очсызлы чыганагыдыр. 100 грамм тозлы кәбестәдә бу витамин 45-60 мг кадәр җыела. Шулай ук тозлы кәбестәдә файдалы кислоталар да күп. Кәбестә тозланган вакытта сөт кислотасы эчү процессы бара: углевод һәм клетчакта бактерияләре йогынтысында органик (сөт, алма, уксус) кислоталары барлыкка килә. Алар ашкайнату системасын эшләтеп җибәрә, дисбактериозны дәвалый, тешләрне һәм уртларны ныгыта. Про- һәм пребиотикларның күп булуы ОРЗ вирусы белән еш авыручыларның алыштыргысыз ризыгы итә.

    Сарымсак
    Сарымсакта табигый антибиотик аллицин бар, ул грипп һәм салкын тиюдән соң өзлегүләрне булдырмый калырга ярдәм итә. “Көзге” вируслар йоктыруны кисәтү өчен көненә нибары бер тырнак сарымсак җитә. Әле аның янына суган һәм керән дә өстәсәгез, сезнең организм салкын тиюләргә һич тә бирешмәс.

    Бозау ите һәм тавык ите
    Ит – аксым, тимер, цинк һәм селен чыганагы. Бу файдалы матдәләр организмга теләсә нинди авыру белән көрәшергә ярдәм итә. Бозау итенең дә, тавык итенең дә майсызын сайлау хәерлерәк. Тавык шулпасы организмның төп иммунитет калканы булган ак кан тәнчекләре эшчәнлеген активлаштыра. Шулай ук тавык итендә барлык аминокислоталар да бар. Алар ялкынсыну күзәнәкләрен һәм инфекцияне юкка чыгара.

    D витамины булган продуктлар
    Бу исемлеккә кыйммәтле балык сортлары (сөләйман, скумбрия, сардина), сөт һәм үсемлек майлары (җитен, көнбагыш, кабак майлары) керә. Кыш көне безнең организмдагы D витамины күләме кисәк кими, чөнки кышкы сезонда кояш яктысы җитәрлек булмый. Шуңа күрә, аның җитешсезлеген ризык ярдәмендә тутырырга кирәк. Шуны истә тотыгыз, бу витамин югары температурада бик җиңел юкка чыга, шуңа күрә балык әзерләүнең иң яхшы ысулы – аңа бераз гына сыеклык салып томалап яки парда пешерү. Кышкы менюга кабак төшәләре өстәгез, аны салатларга да кушарга була. Җитен төшеләрен йогуртларга өстәргә мөмкин, ә көнбагышны болай гына да ашарга була.

    Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр
    Салкын тию белән нәтиҗәле көрәшү өчен көн саен цитруслар ашарга кирәк: лимон, мандарин һәм апельсин. Алар С витаминына һәм флавоноидларга бай һәм бу витаминның антиоксидант үзлекләрен көчәйтә. Кызыл төстәге җиләк-җимешләр дә салкын тиюне кисәтү өчен файдалы. Мәсәлән, помидорлар, гаранат, кызыл грейпфрут, шулай ук кызыл кәбестә һәм мүк җиләге. Иммунитетны кишер, кабак, брокколи, алма һәм барлык ачык, якты төстәге җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр ныгыта. Бары тик шуны истә тотарга кирәк: төсе никадәр куе булса шулкадәр яхшырак.

    Имбирь
    Грипп һәм салкын тию сезонындагы сыналган рецепт – имибрь чәе. Аның тирләтү һәм иммунитетны ныгыту үзлекләре электән билгеле, ә соңгы тикшеренүләр аның антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы торучанлыгын ачыклады. Мондый чәйне әзерләү бик җиңел: бер стакан яңа пешерелгән чәйгә 1 бал кашыгы кырылган имбирь салыгыз һәм 15 минут төнәтеп алыгыз.

    Су
    Әйе, гап-гади су! Диетологлар суны иң гади һәм арзанлы “дару” дип ышандыра. Су организмдагы барлык токсиннарны эретә һәм чыгара. Ә менә сусызлык булганда бик тиз салкын тиячәк. Су тын юлларының лайлалы тышчасындагы тиешле секрецияне нормаль халәттә саклый. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә онытмагыз, хәтта кайнар чәй яки кофе белән җылынырга теләгәндә дә су эчегез. Моның өчен бер чынаяк чәйгә өстәмә итеп бер стакан су эчеп кую да җитә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: