САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бик тәмле ит рулеты пешерү ЫСУЛЫ

Ит рулеты пешерү РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен:  1йомырка, 130 мг су, тоз, он кирәк.

Эчлек өчен: 0,5 кило фарш, тоз-кара борыч, томат пастасы 50 гр, кефир яки каймак 70 гр, 2 лавр яфрагы (лавр яратмаучылар, салмаса да була), 1 зур башлы суган, 1 помидор, 2 тырнак сарымсак. Фаршка кирәкле әйберләрне кушып, яхшылап болгатасы, камыр басып юка итеп җәясе һәм шул камырга итне җәябез дә, рулет формасында төрәбез, кисәкләргә булгәлибез.

–  Рулетны ике ягын да майлы табада кыздырып, аннан су өстәп пешерәләр. Ә мин табада башта суган, кишерне әзрәк кыздырып алам, аннары рулетлар әвәләгәнче, ул кишер-суганга кайнар су өстәп , 20 мин чамасы томалап пешерәм. Аннары рулетларны пешкән кишер-суган өстенә тезеп, каплап, парда пешерәсе була. Рулетлар газ өстендә, якынча 40 минут пешә. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bik-tmle-it-rulety-pesher-ysuly

Фото: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bik-tmle-it-rulety-pesher-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев