САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Балның файдасы

Борынгы татарлар балны озак яшәү мөмкин­леге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. Ул электән үк татарларда да киң кулланылган һәм уникаль медикаменттан саналган.

Бал хәзер дә кешеләр­не күптөрле авырулардан дәвалый. Аның үсемлек һәм төрле үләннәр белән катнашмасы уңай нәтиҗә бирә: ашказаны-эчәк трак­тын нормальләштерә, ал­лергиягә, склерозга каршы көрәшә, тонусны күтәрә, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын, тире­нең туклануын яхшырта, организмны ныгыта һ.б. Балның составында антибиотиклар күп, шуңа күрә ул антибактериаль чара да булып тора. Тик 60 градус­ка кадәр җылытканда яки кояшта тотканда бал актив­лыгын, өлешчә яки тулысынча витаминнарын, аксым, ароматлы матдәләрен һ.б. югалта. Шуңа да аны 40 градустан да югары темпе­ратурага куярга ярамый.


Табигатьтә микроэле­ментларга балдан да бай ризык юк. Ул тамакны яки ашказанын ялкынсындырырга мөмкин. Шуңа күрә аның эремәсен куллану күпкә файдалырак. Балдагы биологик актив матдәләр дә үзгәреп тора. Шуңа да аны төрле соклар, үлән кай­натмалары, төнәтмә белән кушканда, биологик кыйм­мәте тагын да арта. Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кеше көнгә 100 г, балалар 30-50 г бал ашарга тиеш. Бу очракта рационнан башка баллы әй­берләрне (варенье, шикәр, конфет һ.б.) сызарга туры киләчәк.

Йөрәк чирләреннән бал

Бал, бигрәк тә лаванда, бөтнек, урман һәм дала балы — йөрәк-ишемия авыру­ыннан, югары кан басымыннан (башлан­гыч стадиясендә), миокардит, коронар ате­росклероз, миокардның кыскару эшчәнлге көчсезләнүдән, йөрәк ритмы бозылу­дан, инфаркт алды халәтеннән, миокард инфарктыннан бик тә файдалы дәва ризыгы.

Бал ашаганнан соң, андагы глюкоза белән фруктоза бик тиз канга күчә һәм йөрәк мускулын һәм башка тукымаларны тук­ландыра. Ә бавырның токсиннарны (агу­лы матдәләрне) зарарсызландыру куә­те арта. Бу — йөрәк чирлеләр өчен үтә дә мөһим. Балның сидек чыгуны яхшыр­туы да кыйммәтле дәва үзлеге булып тора.

Белгечләр фикеренчә, балны озак ва­кыт, һичъюгы 1—2 ай буе куллану йерәк мускулының кысылган тамырларын киңәйтә, кан йөрешен һәм кислород килү­ен яхшырта, кан басымын нормальләш­терә. Авыруның хәле яхшыра.

Әмма ләкин балны күп ашарга (бигрәк тә кайнар чәй белән) ярамый — бу нерв системасын ярсыта, тирләүне көчәйтә. Тәүлеккә 50-70 граммнан арттырмаска кирәк. Аны көнгә 2—3 мәртәбә 1 әр ч. к. яки десерт кашыгы белән сөт, эремчек, гранат согы, кара карлыган һ. б. С витами­нына бай җиләк-җимеш белән ашарга кирәк.

Шушы максаттан, бал белән гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә киңәш итәләр: 1 а. к. (10- 15 данә) кипкән гөлҗимешне 2 стакан кай­нар суга салып, 10 минут кайнаталар да, 1 а. к. бал өстәп, караңгыда берничә сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәләр. Эчемлекне өсте тыгыз ябыла торган савытта саклыйлар.

Авыр йөрәк-кан тамырлары авырула­рын дәвалауда бал белән баетылган тос- сыз эремчек-сөт диетасы бик зур файда бирә. Балга аллергия булмаса, әлеге про­дуктларга балны бер ашауга 20 г кушалар. Тәүлегенә 5—6 мәртәбә тигез 4 сәгатьлек аерма белән ашыйлар. Сөтнең төчесе дә, ачыганы да, эремчек һәм аннан әзерләнгән ризыклар, изелеп пешкән сы­еграк боткалар, суда пешкән төрле яшелчә пюрелары, пешкән җиләк-җимеш пюрелары кулланыла. Ризыкны тозсыз әзерлиләр, балны ризыкка ашаганда ку­шалар. Әмма тәүлеклек дозаны артты­рырга киңәш ителми.

Кан басымы югары кешеләргә түбәндәге состав тәкъдим ителә: 1 стакан кишер суы, 1 стакан керән суы (уган ке­рәнне 1,5 тәүлек суда тоталар), 1 стакан бал һәм 1 лимон суы. Яхшылап болгата­лар һәм тәүлеккә 3 мәртәбә ашарга 1 сәгать кала яки ашап 2-3 сәгать узгач 1 әр аш кашыгы яки 1 әр бал кашыгы эчәләр. Дәва курсы — 1—2 ай.

Татар халык медицинасында йөрәк-кан та­мырлары авыруларын дәвалауда балны дару үләннәре белән тәкъдим итәләр. Мәсәлән, балан белән бал бик файдалы. Балан үзе генә дә йөрәк тибешен нормальләштерә, сидек чыгуны яхшырта.

Бал белән авалериана төнәтмәсе, бал белән кара торма суы, бал белән суган суы файдалы. Бал белән 1:1 нисбәтендә катнаштырган суган суы атеросклероздан бик файдалы санала. Ашау алдыннан көнгә 2—3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Аяктагы кан тамырлары авырулары — эндартериит, варикоз, йөрәк-ишемия авы­руыннан бал белән сарымсак тәкъдим ителә. 250 г әрчегән һәм изгән (уган) са­рымсакны 350 г сыек бал белән яхшылап кушып, бер атна төнәтәләр. 1—2 ай буе көнгә 3 мәртәбә ашарга 40 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр.
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X