САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Айсылу Лероннан бик тәмле итеп балык пешерү РЕЦЕПТЫ

Балык (бу очракта минтай), бәрәңге, кишер, суган, помидор, татлы борыч, каймак, үсемлек мае, тәмләткечләр кирәк була.

Әзерләү тәртибе

1. Балыкка (уртача кисәкләргә бүленгән) бераз тоз, борыч, тәмләткечләр сибеп, табада кайнар утта кыздырып алабыз (балык пешеп бетмәсә дә ярый).

2. Ул арада суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне кыргычтан кырабыз, калган яшелчәләрне (бәрәңгедән кала) нечкә телемләп турап, тоз сибеп, табада (пешереп бетерәсе түгел) кыздырабыз.

3. Бәрәңгене әрчеп, бераз йомшарганчы пешерәбез дә судан алып түгәрәкләп турыйбыз.

4. Махсус формага башта кызган яшел­чәләрне җәябез.

5. Аннары бәрәңге телемнәрен тезәбез.

6. Өстенә (бераз тоз һәм тәмләткечләр белән болгатылган) сыек каймакның яртысын салабыз.

7. Балыкларны тезәбез дә калган каймакны салып бетерәбез.

8. Кайнар газ миченә ярты сәгатькә тыгып торабыз (якынча 180° градус).

Яшелчәләрне алдан пешереп-кыздырып тормыйча да пешерә аласыз.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: скриншот instagram/ https://vk.com/club118453487

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев